Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Беренче «инвест сәгать» үтте

Муниципаль район хакимиятендә

Муниципаль район хакимиятендә үткән әлеге чарада районда үз бизнес-идеяләрен тормышка ашырырга теләгән шәхси эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре инвест-проектлары турында сөйләде. Аларны тыңлаганнан соң, шунда ук вариантлар тәкъдим ителде. Инвестицион проектлар төрле: «2019 елда Башкортстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство максатлы программасын «сөт терлекчелеге» юнәлеше буенча гамәлгә ашыруда катнашу, ферма бинасы төзү, ит эшкәртү юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын үстерүгә Граждан инициативаларына нигезләнгән табышлы проектларны гамәлгә ашыру өчен грант алу программасында, «2019 елда Башкортстан Республикасы крестьян - фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү“ ведомство максатчан программасын тормышка ашыруда катнашу, фермерлык һәм сөт продукциясе җитештерү, нәселле маллар, ат алу, казлар үрчетү һ.б.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев, «Мәгълүмати – консультация үзәге» МБУ директоры Рифгать Кадерголов, муниципаль район хакимиятенең икътисад, сәүдә һәм эшкуарлык буенча бүлек начальнигы Тимур Зарипов, «Мәгълүмати – консультация үзәге» МБУның икътисадчы-консультанты Айнур Баһаутдинов катнашты. Күренүенчә, беренче «инвест сәгать»кә шәхси эшкуарлар һәм крестьян-фермер җитәкчеләре кызыклы идеяләр һәм киләчәккә планнар белән килде, аларның район үсешенә генә түгел, бөтен республика үсешенә дә билгеле бер өлеш кертәчәгенә шик юк. Хакимият, үз чиратында, гамәлдәге программалар буенча консультацияләрдән башлап, биналарны һәм җир участокларын тәкъдим итүгә кадәр, гомумән, һәрьяклап ярдәм итәргә әзер.
Читайте нас