Маяк
+7 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
31 Декабря 2020, 21:00

Эш планнары билгеләнде

Башкорт аграр-технология колледжында үткән еллык отчет җыелышында учреждение директоры Наил Әһадуллин коллектив эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм укытуда ирешелгән күрсәткечләрне яхшырту буенча юнәлешләрне билгеләде. Ул яңа белгечлекләр өчен лицензия үзләштерү һәм алу кирәклеге, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү турында сөйләде.

Башкорт аграр-технология колледжында үткән еллык отчет җыелышында учреждение директоры Наил Әһадуллин коллектив эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм укытуда ирешелгән күрсәткечләрне яхшырту буенча юнәлешләрне билгеләде. Ул яңа белгечлекләр өчен лицензия үзләштерү һәм алу кирәклеге, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү турында сөйләде.
2018 елда биредә дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, 44 укучы автомеханик, 26 авыл хужалыгы производствосы мастеры, 24 тракторчы-машинист, 24 повар-кондитер һөнәрләренә ия булган. 9 укучы уку йортын тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган, 64 чыгарылыш укучысы разряд, класс, категорияләрне күрсәтелгәннән 63 проц. күбрәк алган. Производство практикасын үткәндә чыгарылыш төркем укучылары барлыгы 690 мең сум акча эшләгән. Чыгарылыш укучыларының 90 проценты предприятие һәм оешма җитәкчеләре гаризалары буенча эшкә юлланган, калганнары армия сафларына алынган. Производстводан аерылмыйча эшчеләрне яңадан укыту оештырылып, лицей кассасы тулыландырылган. «В», «С», «Д», «Е» категорияле водительләр, компьютер операторлары, эретеп ябыштыручы, «В», «С», «Е», «F» , «Д» категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча 200 эшче әзерләнгән.
Колледжның Бакалы һәм Чакмагыш районнарында филиаллары уңышлы эшләп килә. Биредә гомум төзелеш мастерлары, йорт хуҗасы, йорт хуҗабикәсе һөнәрләре үзләштерелә. Агымдагы уку елы башыннан колледжда программага гомум туклану производствосы технологиясе һәм авыл хуҗалыгы механизациясе кебек яңа белгечлекләр кертелгән.
Колледжның уку хуҗалыгында барлыгы 136 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган чорда 43 баш савым сыерыннан 1533 центнер тулай сөт җитештерелеп, аның 1350 ц реализацияләнгән. Басучылык белән ныклап шөгыльләнәләр. Урып-җыю чорында бөртеклеләрдән тулай җыем 5510 ц булып, гектар куәте уртача 18 ц тәшкил иткән.
Укыту йортының «Җәмәгать туклануы технологы-технигы», «Авыл хуҗалыгы производствосы техник-механигы» белгечлеген әзерләүгә лицензиясе бар. Бүгенге көндә Югары Яркәйдә 16 төркемдә 379 егет һәм кыз укый. Агымдагы елда укыту һәм производство практикасын яхшы үтеп, дәүләт квалификацияле имтиханнарын уңышлы тапшырып, 137 белгеч кулына диплом алган.
Җыелышта директорның укыту-производство эше, гомум дисциплина, укыту-тәрбия эше буенча урынбасарлары Алсун Шәйхетдинов, Илгиз Нуретдинов, Светлана Ситдыйкова, Рәүзәт Шәйдуллин чыгыш ясады, 2019 елга эш планнары билгеләде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев катнашты һәм колледжның район җирлегендә авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче бердәнбер учреждение булуын билгеләп, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Ул преподаватель Илдус Шакировка һәм производствога өйрәтү мастеры Гүзәлия Шәриповага күпьеллык намуслы хезмәте өчен муниципаль районы хакимиятенең Почет грамоталары белән бүләкләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Читайте нас