Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Хуҗалыкта эшләр көйле бара

Куйбышев ис. кооператив уңганнары техника ремонтына зур җаваплылык белән карый

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чорыязгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Бу җәһәттән Куйбышев ис.кооператив әгъзаларының борчылыр урыны юк – чәчүдә төп көч булган техника, авыл хуҗалыгы машиналары, нигездә, әзер. Моңа, әлбәттә, җитәкчелекнең бу юнәлештәге эшне яхшы оештыруы нәтиҗәсендә ирешелгән. Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән барлык тагылма инвентарьләр - тырмалар, кәтүкләр, чәчкечләр, культиваторлар тазартылып, детальләре майланып, тәгәрмәчләре агартылып, тиешле тәртиптә урнаштырылган. Алар махсус һәм җылы цехларда, бүлмәләрдә төзәтелгән. Иң мөһиме, запас частьлар, кадрлар һ.б. кирәк-ярак белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмаган.
Шуңа да Азат Гәрәев, Раил Ситдыйков, Әнфир Шаморатов, Илнур Йосыпов, Илшат Садретдинов, Алмаз Хаҗипов авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын тиз тоткан. Бүген аларны соңгы комплектлау, майлау, көйләү эшләре бара. «Илишкировец» җәмгыятендә үзләре хезмәтләндергән ике «К-700» тракторына механизаторлар Рәмил Заһитов, Марат Хәертдинов модернизация үткәрә.
Ремонтның барышын баш инженер Рәмил Галләмов тикшереп тора: -Алдан бригада төзелеп, һәрберсе үзенә йөкләтелгән бурычка җаваплы карый, үзе хезмәтләндергән техниканы җиренә җиткереп, үзләренең бай тәҗрибәсенә таянып, тәртипкә китерергә тырыша.
Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә, чөнки чәчү барышында техника сафтан чыгарга тиеш түгел,- ди ул.
Куйбышев ис. кооператив игенчеләре алдында 1500 гектарда – язгы бодай, 1100 – арпа, 300 – борчак, 100 – карабодай, 200 – солы, 300 – рапс, 300 гектарда берьеллык үләннәр чәчү бурычы тора. Язгы кыр эшләре кампаниясендә бер «Джон-Дир», бер «К-700» тракторына тагылган «СКП-2,1» чәчү комплексы, өчәр чәчкеч, культиватор, 7 тырма, 4 кәтүк агрегатлары катнашачак. Техника паркын яңарту максатында бер «МТЗ-1221» тракторы алу планлаштырыла.
300 тонна минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары өчен акча күчерелеп, шушы арада аларны кайтару күзаллана. Шулай ук орлыклар туплау башланып, әлеге вакытта кукурузның Рост 99 сорты кайтарылса, арпаның – Памяти Чепелева, люцернаның – Вега-7, рапсның Юбилейный сортларын алу планлаштырыла. Шуны да билгеләргә кирәк, басуларга кыш барышында черемә чыгарылып, әлеге чара уңган механизаторлар Рәсил Әкрамов («МТЗ-1221») белән Азат Авзаловка ышанып тапшырылган.
Читайте нас