Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Ирешелгәннәрдә генә туктамаска

Отчет җыелышларында

М.Горький ис. кооператив районның тотрыклы эшләүче хуҗалыкларыннан санала. Шул рәвешле, үткән елда да басучылыкта, терлекчелектә бердәм хезмәт салып һәм күптән түгел уздырылган отчет җыелышында аңа тәнкыйть күзлегеннән йомгак ясап, 2019 елны уңышлы гына башлап җибәрде кооператив әгъзалары.
Кооперативның еллык отчет җыелышы эшлекле төстә үтеп, рәис Иршат Рәвил улының докладында икътисади-финанс хәленә җентекле анализ ясалды, нигезле чагыштыру аша үсеш резервлары барланды, кимчелекләр тәнкыйтьләнде, планнар кабул ителде. Җыелыш бар тырышлыкларын шушы кооперативка багышлаган хезмәткәрләр Алсу Нурыеваны, Рәшит Сәмигуллинны тантаналы шартларда лаеклы ялга озатудан башланды. Хуҗалык рәисе аларның һәрберсенә мактау, рәхмәт сүзләрен белдереп, бүләкләр тапшырды. Кооператив рәисе И.Гыйльфанов сүзләренә караганда, узган елда хуҗалык буенча 92 млн. сумлык продукция җитештерелгән.
Кадер һәм Сеңрән сөтчелек фермаларында барлыгы 1198 баш мал асрала, шуларның 500е – савым сыеры. Хуҗалык буенча 2018 елда 21870 ц сөт савып алынган. Аны сатудан 27 млн. 709 мең сум акча кергән. Әлеге чорда дәүләткә көн саен югары сорт белән 40 центнер продукция реализацияләнә. Хуҗалык буенча узган чорда 870 ц ит җитештерелеп, бу күрсәткеч 2017 ел (960) белән чагыштырганда - 83 ц кимрәк. Шуңа күрә бу юнәлештә күрсәткечне арттыру бурычы тора кооператив уңганнары алдында. Моның өчен хезмәткә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Кооператив рәисе билгеләвенчә, хуҗалыкның икъ-тисадын ныгытуның төп юлы – көндәлек табыш китерүче сөт җитештерүгә игътибарны бермә-бер арттыру. Маллардан артым алу мәсьәләсе дә күз уңыннан читтә калырга тиеш түгел. Моның өчен шартлар бар. Савучылар Алиса Хәнәфиева, Венера Зарипова, Розалия Янгирова, терлекчеләр Фәндәвис Мәрдиев, Рәвил Ситдыйков, Венер Биктимеров, ФәнилБиктимеров, Ильяс Шәмсиев адресына тик мактау сүзләре яңгырады. Продукция җитештерүне арттыруда сыерларны һәм таналарны үз вакытында каплатуга ирешү мөһим роль уйный. Әйткәндәй, ел башыннан барлыгы 440 бозау алынып, 100 сыерга 88 үрчем туры килә. Бу җәһәттән дә эшне үз югарылыгында оештырырга кирәк.
Чыгыш ясаучы докладыннан күренүенчә, узган елда фермаларга хәтсез ремонт ясалган. Ул ел саен үз югарылыгында оештырылып, малны саклау буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Узган елда исә ике бригада төзелеп, алар тарафыннан күләмле чаралар башкарылган.
Әйтергә кирәк, биредә басулардагы туфрак түбән уңдырышлылардан саналса да, һава шартлары төрле сынаулар куйса да, хуҗалык эшчәннәре бар көчен салып, мул уңыш алырга тырыша. Әлеге тармактан барлыгы 42415 центнер ашлык җыеп алынып, гектар куәте 19 ц тәшкил иткән.
Хуҗалык кассасына ашлык сатудан 21 млн. 028 мең сум акча кергән. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнгән һәм ул һәр шартлы баш малга 37,8 ц туры килә. Көздән барлык чәчүлек җирләре сөрелеп, 800 гектар мәйданда арыш чәчелгән. Агымдагы елда чәчү өчен орлыклар чистартылып куелган. Басу эшләрен намус белән башкарган механизаторлар Хәмзә Бакиров, Рәфил Гәрәев, Нәҗип Сәлихов, Тәлгать Маликов, Җәүдәт Гәрәев, Иршат Нигъматуллин хезмәте башкаларга үрнәк булып тора.
М.Горький ис. кооператив техника паркын һәм башка төр фондларны яңартуга да ныклы игътибар бирә.
Узган чорда бу максатта 7 млн. 795 мең сум акча тотынылган. Тагы шуны билгеләргә кирәк: И.Гыйльфанов коллективның социаль мәсьәләләрен даими кайгыртудан тыш, Кадер, Сеңрән авылларының социаль йөзен үзгәртүгә дә күп көч сала. Һәр адымда кооператив идарәсенең ярдәмен тоялар. Су белән тәэмин итүгә, янгын депосын тотуга, кыш көне юлларны кардан чистартуга чыгымнарны да кооператив үзе каплата.
Отчет җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, кооператив эшчәнлегенә уңай бәһа бирде.
-М.Горький ис. кооператив тотрыклы эшләп килүче хуҗалык. Биредә һәр тармакта эш тиешенчә оештырылып, бу, беренче чиратта, Иршат Рәвил улы - сезнең һәм, әлбәттә, көнне-төнгә ялгап эшләүче басу батырларының, терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бакалы районы, ТРның Актаныш районы белән чиктәш булып торасыз, шуңа да сезгә карап, тоташ районга бәя бирәләр. Эшләргә мөмкинчелекләрегез бар, ирешелгәннәрдә генә туктамассыз. Киләчәктә дә яулаган позицияне югалтмыйча, күпләргә үрнәк булып торырсыз, сынатмассыз, - диде ул.
Арытаба И.Мостафин басучылыкта, терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен кооперативның Кадер звеносы бригадиры Фикус Мослыховка, механизатор Рәсүл Фәрхетдиновка – муниципаль район хакимиятенең, баш ветеринария врачы Фәрит Шәйхуллинга, механизатор Мизхәт Сәйфуллинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.
Җыелышта 2019 елга бизнес план белән икътисадчы Г.Ситдыйкова таныштырды, коллектив килешүе үтәлеше хакында баш агроном Ф.Нәбиевның мәгълүматы тыңланды.
Җыелыш азагында 2018 елда югары производство күрсәткечләренә ирешкән кооператив әгъзалары хөрмәтләнеп, аларга акчалата премияләр, бүләкләр тапшырылды, бәйрәм пакетлары таратылды.
Читайте нас