Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Мул продукция алуга ирешәләр

Кышлату

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, районыбыз терлекчеләре мал кышлатуны уңышлы дәвам итә: продукция җитештерү арта бара. Мул итеп әзерләнгән яхшы сыйфатлы азык белән тукландыру, зооветеринария таләпләрен төгәл үтәү, малларга тиешле тәрбия бирү әнә шулай уңай нәтиҗәләргә юл ача: район буенча көндәлек савым күрсәткечләре узган елның шушы чорындагыдан 46 центнерга югарырак, сатылган сөт күләме дә 47 ц артыграк тәшкил итә. Һәр елдагыча «урожай» ширкәте, «урал» җәмгыяте, М.Гәрәев ис. кооператив иң күп сөт җитештерүчеләр булып тора. әмма башка кайбер хуҗалыкларда күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел. алдагы көннәрдә мал кышлатуны уңышлы дәвам итү, терлекләрнең сакланышын тәэмин итү өчен һәр фермада җиң сызганып эшләргә кирәклеген онытмаска кирәк.
М.Гәрәев ис. кооперативта мал кышлату уңышлы бара. Биредәге Иләкшиде, Төйлегән, Бишкурай товарлыклы-сөтчелек фермаларында бүгенге көндә 1386 баш мөгезле эре терлек асралып, шуларның 728 - савым сыеры. Ел башыннан 1600 центнер сөт сатылып, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 352 ц күбрәк тәшкил итә. Һәр сыердан уртача савым – 8,3 килограмм.
Иләкшиде сөтчелек фермасында малларга яхшы шартлар тудырылган - тору, ашату урыннары зооветеринария таләпләренә җавап бирә. Биредә барлыгы 549 баш кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекнең 316сы - савым сыеры. Әлеге вакытта коллектив көн саен 25 ц сөт савып алып, хуҗалык алдынгылар исәбендә бара. Аның муллыгына малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм таналарны яхшы тәрбияләү нәтиҗәсендә ирешелә. Рационнарында силос, сенаж, фураж оны кушылып, һәр башка 45 кг исәбеннән моноазык бирелә. Шулай ук моцион вакытында алларыннан салам, печән, су, тоз өзелми. Болар барысы да сөт җитештерүне арттыруга булышлык итә. Алынган продукциянең сыйфатына килгәндә, аның майлылыгы – 4,2-4,3 процент, югары сортлы булып, Бәләбәй сөт комбинатына озатыла.
Уңышлар артында коллективның тырыш хезмәте ята. Тәҗрибәле савучылар Зөләлә Дәүләтшина, Фәнүсә Дәүләтова, Ләйсән Ямаева узган елда район буенча алдынгы савучылар исәбендә барды. Быел ел башыннан алар 293-253-293 ц тулай сөт савып алуга иреште.
Биредә үз эшен белүче, тәҗрибәле терлекчеләр, үз эшенең осталары эшли. Сыерларны туйганчы ашатып, савымны күтәрүдә Рөстәм Ямаевның, Хәбиб Хәбибуллинның хезмәте мактауга лаек. Малларның асты таза, ул көн дә чистартыла. Моноазыкны Салават Нуруллин әзерләсә, Рәфил Кәлимуллин аны фермага кертеп, тарата.
Яңа туган бозауларны 6 айга кадәр тәрбияләү Фәридә Тимерхановага йөкләтелгән. Төрле яшьтәге таналарны Шәрәф Хәкимов, Илдар Тимерханов һәм Айрат Хәкимов тәрбияли. Алар - уңган, тырыш, тәҗрибәле терлекчеләрдән, уртача 550-700 грамм тәүлеклек артым алуга ирешәләр.
Тармакны алга җибәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе булган малларны ясалма орлыкландыру да монда үз дәрәҗәсендә оештырылган. Аны Илсур Гомәров башкара. Моның өчен махсус бүлмә җиһазландырылган. Шулай ук кооператив күп еллар инде нәселле маллар үстерү белән шөгыльләнә һәм һәр елны башка хуҗалыкларга сата.
Хезмәт хакына килгәндә, ул үз вакытында түләнә, иң мөһиме, һәр эшченең хезмәте башкарган эшенә карап бәяләнә. Димәк, нәтиҗәле эшчәнлек өчен шартлар, стимул булганда тагы да мулрак продукция алуга ышаныч арта.
Читайте нас