Без Карабаш җәйләвенә килгәндә савучылар кичке сменага әзерләнә иде.
-Сыерларны иртәле-кичле савабыз. Кичке савымнан соң көтүчеләр малларны янә көтүлекләргә алып чыга һәм кояш чыкканда гына алып кайта. Шул рәвешле, тәүлек әйләнәсенә кырда йөргәч иртәнге савым да мул,- ди савучылар.
Әйтергә кирәк, биредә терлекчеләр, маллар өчен тиешле шартлар булдырылган: сыерларны саву механикалаштырылган, аппаратларны һ.б. кирәк-яракларны юуу, малларга эчерү өчен су бар, көтүлекләр – уңайлы (электр көтүче), үлән мул. Савымны арттыру максатында һәр баш сыерга 4 кг фураж оны бирелә, кәҗә үләненнән яшел масса чабып ашатыла.
- Кышкы чорда мал азыгы рационы никадәр генә бай булса да, яшел үләнгә барыбер җитми. Җәйләүгә чыккач, савым күрсәткече күзгә күренеп яхшырды. «Сыерның сөте телендә», дип юкка гына әйтмиләр. Дөрес тукландыруга ныклы игътибар бирәбез, сәламәтлекләрен дә даими күзәтеп торабыз, вакытында каплатуны да контрольдә тотарга тырышабыз, - ди ферма мөдире Әлфир Мәгъданов.
Җәйләүдә 6 савучы булып, Лена Исламова, Мәгъфирә Кәримова, Зөлфия Кәбирова, Гөлчәчәк Идрисова, Гөлшат Гәзизова, Розлия Даянова үзара ярышып, бердәм эшли. Учетчы Розалия Гыйльфанова исәп эшен төгәл алып бара. Җәйләүдә маллар 2 көтүгә бүленгән. Терлекчеләр Фоат Миңнеханов, Данис Борханов, Нәҗих Әгълетдинов электр көтүчесен хезмәтләндерә, малларны вакытында савымга озата, гомумән, мул сөт алуга үзләренең хезмәт өлешен кертә. Сыер саву корылмалары операторы Илнур Исламов сөтүткәргечләрнең чисталыгын, аппаратларның ватылуларсыз эшләвен контрольдә тота.
Малчылыкның киләчәге - яшь үрчем. Үткән 5 айда хуҗалыкта 240 баш бозау алынып, бу җәһәттән малларны ясалма орлыкландыру технигы Гаяз Тимергазиевның хезмәте мактауга лаек. Бозау караучы Олия Исламова да яшь малларга яхшы тәрбия биргәнгә генә уңышка ирешеп булуын аңлап, үз бурычларына җаваплылык белән карый.
Гомумән, мирлылар производствоны тиешенчә оештыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша, мал кышлату мизгеленә дә әзерләнә. Әлеге вакытта җәмгыять бар көчен җитәрлек азык запасы булдыруга юнәлтеп, сенаж салу, күпьеллык үләннәрне печәнгә егу оешкан төстә бара. Сенаж Карабаш фермасы янына салынып, бүгенге көндә 1700 т яшел масса тупланган.