Маяк
-15 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Продукция җитештерүне арттырырга

Отчет җыелышларында

«Мир» җәмгыятенең еллык отчет җыелышы үтеп, анда хуҗалык җитәкчесе раил Ганеев доклад белән чыгыш ясады.
Ул икътисади-финанс хәленә җентекле анализ ясап, нигезле чагыштыру аша үсеш резервларын барлады, кимчелекләрне тәнкыйтьләде, планнар кабул ителде.
Хуҗалык 6094 гектар мәйдандагы чәчүлектән 73449 центнер уңыш җыеп алуга ирешеп, бу 2017 елга караганда 5028 центнерга кимрәк. Гектар көче 19,2 центнер тәшкил иткән.
Хуҗалык рәисе Раил Рәмил улы бу җәһәттән ирешелгән уңышлар белән бергә әлеге җитешсезлекләргә дә тукталып, кыскача анализ ясады. Аның әйтүенчә, белгечләр һәм механизаторлар тарафыннан барлык агротехник чаралар дөрес үтәлсә, атап әйткәндә, язгылыкта дым вакытында капланса,тирәнлек көйләнеп культивация эшләнсә, җир куенына чәчү орлыгы һәм ашлама тиешле норма белән кертелсә, һәр гектардан уңыш 25 центнердан да ким булмаска тиеш иде.
Шуңа күрә быел да әлеге хаталарны җибәрмәс өчен хәзердән үк техниканы яхшылап ремонтлап, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу бурыч итеп куелды җыелышта.
Җыелышта терлекчелектә эшләүчеләрнең хезмәтенә дә анализ ясалды. Хуҗалык буенча һәр шартлы баш малга 45,3 ц азык берәмлеге исәбеннән мал азыгы хәзерләнеп, печән – 888, силос – 4933, сенаж – 6117 тонна тәшкил иткән. Җәмгыять җитәкчесе билгеләвенчә, аны дөрес тотынганда, продукция җитештерүне арттыра барып, кышлатуны уңышлы тәмамларга мөмкинлек бар. Отчет чорына 12884 ц сөт җитештерелеп, 12143 ц сатылган. Кызганычка каршы, малларның сакланышы мактанырлык түгел, узган елда 210 баш мал үлеменә юл куелган. Нәтиҗәдә, көтү әйләнешенә җитәрлек күләмдә таналар кертелми, савым сыерлары яңартылмый, продукция җитештерү кими бара. Бу җәһәттән Раил Рәмил улы терлекчелек тармагына игътибар җитмәвен ассызыклап, нәселле маллар үрчетүне, югары продуктлы терлек алу өчен ясалма орлыкландыру технологиясен, фермаларда кул эшен механикалаштыруны, мал ашату һәм асрау буенча перспектив алымнар куллануны, рентабельлелекне арттыруны максат итеп куйды. Арытаба баш инженер Фәвәрис Гәрәев, баш агроном Рушан Насретдинов, баш зоотехник Илдар Нургалиев докладны тулдыландырып, үзтәнкыйть күзлегеннән чыгып, проблемаларны аңлатты, эштәге кимчелекләр һәм аларны бетерү юлларын, киләчәккә бурычларны барлады. Баш икътисадчы Руслан Сәетов 2019 елга производство - финанс планы белән таныштырды. Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфит Шәңгәрәев чыгыш ясап, биләмәне төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм арытаба да үзара хезмәттәшлекнең ныклы булуын теләде.
Отчет җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, район авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы күрсәткечләренә тукталды һәм хуҗалык җитәкчелегенең басучылык һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыруда киләчәкне күзаллап, производствоны күтәрүгә ныклы игътибар бирергә кирәклеген билгеләде.
Фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтүчеләр җыелышта хөрмәт белән телгә алынып, премияләр, Мактау грамоталарына лаек булды. Шулай ук бер төркем лаеклы ялга китүчеләр тәбрикләнеп, бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас