Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Һәрвакыт мактаулылар сафында

Районда чәчү кампаниясе башланганчы барлык авыл хуҗалыгы оешма-предприятиеләрендә алдан расланган график буенча тракторларга дәүләт техник караулары дәвам итә, аның чираттагысы «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыятендә үтте.

Бүгенге көндә механизаторлар алдына куелган төп бурычларның берсе - яңа уңышка нигез салуда катнашачак техниканы хәвефсезлек кагыйдәләренә туры китереп ремонтлау. Әлеге карауларда хуҗалыклардагы тракторларның һәм прицепларның әзерлеге тикшерелеп, узел-агрегатларның төзеклегенә игътибар юнәлдерелде. Тормоз, идарә итү системалары, двигательне эшләтеп җибәрүче тыйгыч, махсус приборлар белән тракторларның төтен чыгару күрсәткече, люфтомер белән рульләрнең төзеклеге, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар, двигательләр, тәгәрмәчләр төзеклеге тикшерелде. Шулай ук документларның тәртиптә, һәр транспорт чарасының янгын хәвефсезлеге, беренчел ярдәм күрсәтү чаралары белән тәэмин ителгән булуы исәпкә алынды.
Иске Күктау һәм Ибраһим машина-трактор мастерскойларына килгәндә, биредә эш үз югарылыгында оештырылып, һәр җирдә тәртип күзгә ташланды. Техникалар һәм тагылма инвентарьләр тиешенчә каралып, бер рәткә тезелеп куелган. Шуны да билгеләргә кирәк, районда иң күп сөренте җире исәпләнгән хуҗалык булуына карамастан, барлык мөһим кампанияләр кыска вакыт эчендә үтәлә. Барлык төр басу эшләрен фәкать үз техникасы ярдәмендә, үз механизаторлары белән башкара. Өстәвенә, хуҗалык идарәсе ел саен машина-трактор паркын яңартуга ныклы игътибар бирә. Биредә, нигездә, куәтле, заманча техникалар кулланыла.
«Урожай» хуҗалыгында ремонт эшләре 2 звенода башкарылып, барлык авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар тулысынча каралып, ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Валерий Пантелимонов, Иске Күктау һәм Ибраһим машина-трактор паркындагы һәр тракторны эшләтеп карап, прицепларны тикшереп, уңай бәя бирде. Хуҗалыкның 38 тракторы, ике «JSB” һәм бер «DISD SD-200» төягечләре 19 прицебы техник карауны уңышлы үтте.
Кооперативның баш инженеры Рәдис Миңниятуллин уңышның, иң беренче чиратта, төзек техникага бәйле булуын яхшы аңлап, үзләре хезмәтләндергән техникаларын сыйфатлы ремонтлаган механизаторларга уңыш теләп, киләчәктә дә сынатмаска чакырды һәм язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән керүләрен билгеләде.
Читайте нас