Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Үсемлекләрне саклау – мөһим

Киңәшмә химик утау үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләргә багышланды

“Илеш МТС” җәмгыятенең Теләкәй бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш агрономнары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгында чәчүлекләргә химик утау үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев алып барып, районда башкарылган язгы кыр эшләренә анализ ясады, химик утауны башкаруны бурыч итеп куйды. Чөнки чүп үләннәренә каршы көрәшне вакытында оештырмаганда күп көч, тир түгеп үткәрелгән чәчүнең нәтиҗәсе өметне акламаячак, мул уңыш җыеп алып булмаячак.
Киңәшмәне дәвам итеп «Илеш МТС» җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов үзләрендә башкарылган химик утау барышы белән таныштырды. Арытаба «Россельхозцентр» ФДБУның Илеш районы бүлеге начальнигы Ирек Камалов дәвам итеп, чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә башлауның мөһимлеген ассызыклады.
Туймазы шәһәренең «Агрохимия» сәүдә йорты директоры урынбасары Рөстәм Сәлимов үзләрендә җитештерелгән продукция белән таныштырды һәм тәкъдим итте.
Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин катнашып, химик утауны бар хуҗалыкларга да башларга кирәклеген бурыч итеп куйды.
Читайте нас