Маяк
0 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Шартлар -яхшы, эшләр - көйле

Техника ремонтына - ныклы игътибар!

Язга аяк басуга игенче яңа уңышка нигез салуга әзерлек, чәчү хәстәре белән яши.
Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында да машина, трактор ремонтлау кызганнан-кыза бара Биредә ремонтка урыпҗыю тәмамлангач та тотыналар. “Иске яңаны саклый”, ди халык.
Бу җәһәттән районның алдынгы хуҗалыкларының берсе булган АПК предприятиесендә, нигездә, яңа, заманча техникада эш итсәләр дә, машина-тракторларны һәрдаим саклап, карап тоту биредә матур гадәткә әверелгән. Менә узган ел да басу эшләре тәмамлану белән монда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтка һәм язга әзерләүгә бастырганнар. Ә алар саны биредә аз түгел. - Бүген хуҗалыкта 13 трактор, нигездә,куәтле “К-700”, “Кейс-310», «Кейс-340», “МТЗ-82” һ.б. исәпләнә. Алар тулысынча төзекләндерелеп бетте диярлек. Соңгы “К-700” тракторы капиталь төзекләндерелгәннән соң, шушы көннәрдә сафка бастырылачак. Шулай ук тагылма инвентарьны ремонтлау да тәмамлану алдында, -диде МТМда эшләр торышы белән таныштырып, Г.Гайнетдинов КФХсының баш агрономы Рәдис Борханов. Хәер, алдынгы хуҗалыкта ремонт эшләрен шулай тиз тотулары очраклы түгел.
Беренчедән, биредә техника паркын тулыландыру, ягъни авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма инвентарьләрне даими яңарту буенча хәстәрлек күрелә. Узган елда «ЖВЗ-7» чапкычы, Канадада җитештерелгән «БДМ» агрегаты кайтарылса, быел лизингка берьюлы ике “Палессе” комбайны сатып алачаклар. Икенчедән, хуҗалык ремонт эшләренә акчаны бервакытта да кызганмый. Шуңа да запас частьләр белән өзеклек юк. Ә бу исә техниканы тиз арада сыйфатлы итеп җыеп, сафка бастыру мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме, биредә чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган, эшне яратып һәм намус белән башкаручы фидакарьләр хезмәт сала. Бу җәһәттән агроном аерым механизаторларны мактап телгә алды. - Безнең егетләр өметсез күренгән техникага да “һә” дигәнче җан өрә, — диде ул, оста ремонтчылар эшеннән канәгать калып. Әлеге вакытта механизаторлар Ришат Нурмөхәммәтов белән Рифкать Гыйлемханов -тагылма инвентарьләрне, урак вакытында һәрвакыт беренчелектә килгән алдынгы комбайнчы Рузил Шакиров - «Палессе» комбайнын, Мишкә районыннан килгән тәҗрибәле механизатор Павел Айгузин «К-700» двигателен ремонтлау белән мәшгуль.
Узган елда Мишкә районыннан кайтарылган «СЗП-3.6» чәчкечләрен Дамир Нурмөхәммәтов һәм Ягъфәр Калләмиев эксплуатациягә әзерли.
Валерий Нафыйков, Фәзнәви Шәехморзин ындыр табагында техника белән эш башкарудан тыш, буш арада ремонтта ярдәмләшә.
Тиздән районда язгы чәчүгә техника әзерлеген барлау буенча хуҗалыкара тикшерүләр башлана, шуңа күрә тиешле вакытка бөтен техника һәм агрегатлар да тулы әзерлек сызыгына бастырылачак. “Бу безгә алдагы чорда да барлык мөһим кампанияләрне өзеклексез үткәрү өчен кирәк. Техника җырлап торса, эшләр дә көйле бара, кәеф тә күтәренке, нәтиҗәләр дә югары була», — диде авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган агроном.
Күренеп тора, аның да, ремонт белән шөгыльләнүче механизаторларның да кәефе яхшы. Шулай булмый мөмкин түгел. Хуҗалык бүген үк язгы чәчү өчен кирәкле ягулык-майлау материалларын, ашлама кайтарту мәсьәләсен дә хәл итеп куйган. Чәчеләсе, шулай ук сатуга әзерләнгән орлык ындыр табакларында үз сәгатен көтә.
Әйе, Г.Гайнетдинов КФХсы быел да кыр эшләрен беренчеләрдән башлап, уңышлы башкарып чыгачагына шик юк,чөнки моның өчен хуҗалыкта чәчү материалы да, техник куәтләр дә җитәрлек.
Читайте нас