Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Терлек азыгы сыйфатлы булсын

«Урожай» ширкәте базасында малларны кышкы чорда асрау, азык хәзерләү, сыерларны саву технологияләре һ.б. терлекчелектәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы укыту семинар-киңәшмәсе үтте. анда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринария врачлары, ферма мөдирләре, малларны ясалма орлыкландыру техник-операторлары, зоотехник селекционерлар, шулай ук «Экопрод», «Велес», «уралбиовет», «уралплемцентр» җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.Гузель Фатхуллина

Гадәттә, сөтчелек фермаларына барсак, ихатадан җигүле ат чанасына сәнәкләп силос, печән, салам төяп маллар алдына кертеп салу белән мәш килгән терлекчеләрне күрергә күнеккәнбез. Районда бу җәһәттән кул көчен алыштырган техника, заманча технологияләр нигезендә эшләүче хуҗалыклар бихисап. «Урожай» ширкәте – моның ачык мисалы. Биредә «МТЗ-82» тракторына тагылган „Хозяин” агрегаты ярдәмендә фермадагы малларның тулы рационы әзерләнә. Нәтиҗәдә, мал азыгының сыйфаты яхшы була. Фермада бүген һәр төр малга карата рацион сусыл, күләмле азыклар, концентратлар һәм тоз кебек кушылмалардан тора.
Агрегат аларны катнаштырып, өстәмә рәвештә ваклап бутый. Нәтиҗәдә, азыкның үзләштерүчәнлеге дә берникадәр күтәрелә.
Укуларның практик өлешендә ширкәт рәисе Айдар Мөхәрләмов, баш зоотехник Азамат Талипов әнә шуларны практикада күрсәтте, бер баш малга рационның күләменә, төрлелегенә тукталды. Бу көнне чарада катнашучылар фермалар эшчәнлеге, малларны асрау, сыерларны саву процесслары белән якыннан танышты.
Укуларның икенче өлеше Иске Күктау авыл мәдәният йортында дәвам итте. «Экопрод» җәмгыяте вәкиле И.Ваһаповның - «Кышлату чорында мөгезле эре терлекләрне ашату технологиясе», «Велес» җәмгыяте менеджеры Ж.Абдуллинның - «Сыерларны саву технологиясе һәм маститка каршы программа», «Уралбиовет» компания төркемнәре «Бионика» җәмгыятенең терлекчелек буенча җитәкчесе А.Оксованың «Маститны дәвалау, профилактика чаралары» турындагы чыгышлары тыңланды. Екатеринбург шәһәреннән «Уралплемцентр» җәмгыятенең нәсел бүлеге начальнигы И.Зиннуров - «Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне ашату»; җәмгыятьнең җитештерү буенча директор урынбасары А.Загайнов – «Малларда гинекологик авыруларны профилактикалау һәм дәвалау»; җитештерү бүлеге начальнигы М.Машарова «Илеш районы хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру мәсьәләләре һәм проблемалары»; «Башкортстан Республикасы ветернария станциясе» дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы А.Белов «Ветеринария һәм санитария таләпләре. Терлекләрне идентификацияләү» дигән темалар буенча лекцияләр укыды.
Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәр каралган мәсьәлә буенча үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин киңәшмәгә йомгак ясап, укуларны үткәрүне оештырган өчен «Урожай» ширкәте рәисе Айдар Мөхәрләмовка, зоотехник Азамат Талиповка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт Хатларын тапшырды.
Читайте нас