Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп бара. Һәр хуҗалык күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалау, уҗымнарны тукландыру, дым каплату эшләренә кереште. Алдынгы хуҗалыкларның берсе булган М. Горький ис. кооперативның да басуларны сагынып хезмәткә чыккан игенчеләре дә дәррәү мөһим кампаниягә тотынды.
Кооператив җитәкчелеге, игенчеләре техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә ел да игътибар белән карый. Зона тикшерүләрендә һәр ике бригаданың да (Сеңрән һәм Кадер) авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлек торышы уңай бәһа алды. Алар үз көчләре белән ремонтны сыйфатлы башкарып чыккан. Агымдагы елда мөһим кампаниядә 9 тырма, 5 чәчкеч, 4 кәтүк агрегатлары катнаша.
Сеңрән, Кадер ындыр табакларында чәчеләчәк орлыкларны калибрлап, агулап, тиешле кондициягә җиткереп, чәчүгә әзерләп кую эшләре тәмамланган. «Россельхозцентр» ФДБУның районара мобильле отряды хезмәткәрләре бодай, борчак орлыкларын агулауны башкарган.
Әлеге вакытта горькийлылар төп көчне 800 гектар мәйданны биләгән арышны тукландыруга, күпьеллык үләннәрне тырматуга һәм дым каплатуга юнәлткән.
-Агымдагы елда кышкы арыш чәчүлекләренә ашлама сибүгә «Русавиа» җәмгыяте авиация компаниясенең «АН-2» самолеты җәлеп ителде. Минераль ашлама 1 гектарга 1 центнер (физик авырлыкта) исәбеннән кертелә. Хезмәт җитештерүчәнлеге югары – бер очышка 12 гектар җирне эшкәртергә сәләтле. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, самолет көнгә 25-30 очыш ясый. Туфракка кертелгән ашламаның киләсе уңыш өчен уңай нәтиҗәсе булыр дип ышанабыз, - ди бар гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган кооперативның баш агрономы Флүр Нәбиев.
Басуга ашламаны водитель Хәлил Янгиров «КамАЗ» автомашинасы белән ташый. Механизаторлар Мизхәт Сәйфуллин белән Рифкать Сәлимов «МТЗ-82» тракторы белән төяп тора. Илгиз Хуҗин, Илгиз Ганиев, Вилнүс Шәфыйгуллин, Башкорт аграр-технология колледжының практика үтүче укучылары Айбулат Бакиров белән Илгиз Шәфыйгуллин аларга булыша. Шәхси эшкуар Мансур Әхмәтов туган хуҗалыгына ярдәмгә килеп, кран белән күтәртеп, самолетка салып тора. Өстәвенә, ул Салават шәһәреннән минераль ашлама ташыганда өлгерлек күрсәткән.
Дым каплату уңган механизаторлар Хәмзә Бакировка, Нәҗип Сәлиховка, Флүз Ялаловка («Т-150»), Азат Сабировка («К-700»), Галин Мулланурга, Рәфил Гәрәевка, Рәсүл Фәрхетдиновка («МТЗ-12.21»), Рәфил Шәмсиевка («Т-4») ышанып тыпшырылган. Күпьеллык үләннәрне тырматуны механизатор Илдар Хәйбрахманов башкара.
-Кооперативның әлеге мөһим кампанияне үз вакытында, сыйфатлы башкарачагына мөмкинлекләр җитәрлек, бары тик һава шартларының гына уңай торуы, һәркемнең ныклы тәртибе, өзеклекләргә юл куймыйча, намуслы тырышып эшләве кирәк, - ди хуҗалык рәисе Иршат Гыйльфанов.
Әйе, күренүенчә кооперативның эшләре көйле бара. Моны басуларда тракторларның гөрләп эшләве дәлилли. Димәк, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә булачак.