Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тырышсаң – эш карышмый

«Урал» җәмгыяте уңганнары продукция арттыруны тәэмин итү нәтиҗәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә һәм районның икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертә

Әйтергә кирәк, хуҗалык эшчәннәре узган елда сынатмады – басучылыктагы, терлекчелектәге уңышлары куанырлык, эш тәҗрибәләре башкаларга үрнәк итеп куярлык. Үткән чәршәмбедә җәмгыятьтә нәтиҗәләрне анализлау, киләчәккә планнар билгеләү, алдынгыларны тәбрикләү максатында отчет җыелышы үтте.
Җәмгыять директоры Роберт Ибраһимов чыгышында билгеләвенчә, хуҗалыкта барлыгы 91 эшче кеше исәпләнә. Аларга эш хакы ай саен тоткарлыксыз акчалата түләнеп бара. Аның уртача айлык күләме 18 мең 606 сумга җитеп, 2017 ел белән чагыштырганда, 101 проц. тәшкил итә. Терлекчелек һәм басучылык тармаклары ел дәвамында рентабельле эшләп, гомум күрсәткеч 26 проц. булган.
Хуҗалыкның 3637 гектар сөренте җире бар. Бөртеклеләрдән уртача 23 центнер уңыш алынып, аның тулай җыемы 41350 ц тәшкил иткән. Тармактан 1 млн 146 мең табыш алынып, хуҗалык кассасына ашлык сатудан 12 млн. 650 мең сум акча кергән һәм аны реализацияләү әле дә дәвам итә.
Чыгыш ясаучы докладында терлекчелеккә дә зур игътибар бирде. Бу җәһәттән узган чорда 28883 центнер тулай сөт җитештерелеп, ул һәр сыерга 6564 кг туры килә. Әйтергә кирәк, сөт җитештерү кимемәгән. Узган чорда 27049 центнер сөт сатылып, 2017 ел чагыштырганда 2643 центнерга (113 процент) артык реализацияләнгән. Көтү яңарту максатында 4 төркем (бер төркемдә 50 баш) тана бәйләнеп, әлеге вакытта бишенчесе әзерләнә. 790 баш яшь үрчем алынган.
Ит җитештерүгә килгәндә, аның гомум күләме 1592 ц булып, һәр малдан 748 грамм уртача тәүлеклек артым алынган. Бу күрсәткеч түбән булмаса да, әлеге тармакта тагы да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен бар мөмкинлекне кулланырга кирәклеге бурыч итеп куелды.
Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры мал азыгын җитәрлек күләмдә хәзерләүгә бәйле. Бу җәһәттән ныклы азык базасы булдырылган – печән, сенаж, салам, фураж хәзерләнеп, ул һәр шартлы баш малга уртача 37,87 центнер туры килә.
Узган чорда җәмгыять барлыгы 16 млн. 395 мең сумлык яңа техника һәм җиһаз алган. Барлыгы 4 млн. 389 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылган.
Роберт Ибраһимов чыгышы ахырында хуҗалыкның финанс торышын тагы да ныгыту максатында нәсел малларын үрчетүгә игътибарны көчәйтү, яшь үрчем үлеменә юл куймаска кирәклеген белдерде һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
Җыелышта доклад буенча фикер алышуларда баш икътисадчы Нурия Исламова, баш агроном Ришат Кәбиров, баш инженер Ринат Дәүләтшин, зоотехник Артур Галимов, баш ветеринария врачы Руслан Барамыков катнашып, нәтиҗәләр буенча анализ ясады.
Җыелешта муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин катнашты. Илдар Иршат улы район күрсәткечләренә тукталып, аларга кыскача анализ ясады, «Урал» җәмгыяте эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул хуҗалык уңганнары – ферма мөдире Ирек Ямалиевка, водитель Венер Баһмановка – муниципаль район хакимиятенең, механизатор Ришат Нәбиевка, савучы Миләүшә Гыйльметдиновага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук югары производство күрсәткечләренә ирешкән бер төркем алдынгы акчалата премияларга лаек булды, терлекче Илгизәр Ямалиев, водитель Рәмил Галиев хөрмәтләнеп, лаеклы ялга озатылды. Барлык җәмгыять әгъзаларына күчтәнәч пакетлары таратылды.
Читайте нас