Маяк
-15 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Урожайлылар һәр тармакта да – беренче

Отчет җыелышларында

“Урожай” хуҗалыгы, кайсы гына авыл хуҗалыгы тармагын алсаң да, эшкә беренчеләрдән тотына, һәр яңалыкны тәүгеләрдән күтәреп ала. Ул гына да түгел, районда иң күп күләмдә продукция җитештерүче дә. иң мөһиме, урожайлылар басучылыкта да, терлекчелектә дә башкаларга үрнәк булып тора. Хуҗалыкның армый-талмый фидакарьлек үрнәге күрсәтүче һөнәр ияләре 2019 елны яхшы күрсәткечләр һәм күтәренке кәеф белән каршылады. Ул хуҗалык рәисе Айдар Мөхәрләмовның эшчәнлекләренә тулы анализ ясалган отчет докладында ачык чагылыш тапты.
Бөртекле һәм техник культураларның яңа сортларын, аларны үстерүнең яңа технологияләрен кертү буенча күләмле эшләр башкарылган. Билгеле, басулар тиешенчә уңыш биргәндә генә ит һәм сөт муллыгына ирешеп була, шуңа күрә хуҗалыкта гектар куәтен арттыру өчен зур тырышлык салына. Шул рәвешле, җирне ашлауга, агротехник чараларның төгәл үтәлешенә ширкәттә игътибар беркайчан да кимеми. Елның-елында урожайлылар техниканы сыйфатлы ремонтлый һәм нәтиҗәсе буларак, язгы, көзге басу эшләрен иртәрәк башлап, кыска вакыт эчендә, югары сыйфатлы итеп башкарып чыга. Әйе, күрсәтер эшләре, мактанырлык күрсәткечләре бар аларның. Техника паркын яңарту буенча планлы эш алып баралар. Әйтик, 2018 елда кредитка «Кировец К-744Р» тракторы, «JCB” төягеч, «Чулпан» үзйөрешле чапкыч алынса, үз средстволары исәбенә «ЗАВ-40», «Джон-Дир» тракторы, «МакДон» үзйөрешле чапкычы, «Торнадо» сиптергече, «ЖВЗ-7» ургычы, сабан, ТСНнар, аш- лык ваклагыч кайтарылган. Басучылыкка килгәндә, ашлыкның тулай җыемы 16831 тоннага җитеп, уңдырышлы җирнең һәр гектарыннан уртача 27,2 ц бөртеклеләр җыеп алынган. Әлеге күрсәткеч – районда иң югарысы. Бу, беренче чиратта, чәчүне оптималь срокларда башкару, җирне эшкәртүдә яңа технологияләр куллану, чәчүлекләргә тиешле тәрбия бирү, уңышны югалтуларсыз җыеп алу һ.б. белән аңлатыла. Басуларга 655 тонна минераль ашлама кертү, чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән көрәшү, чәчүлекләргә югары уңыш бирүче сортлар кертү дә үз нәтиҗәсен биргән. Әйткәндәй, урожайлылар унҗиде ел инде элиталы орлык җитештерү белән шөгыльләнә. Узган чорда сату өчен 39 470 центнер орлык әзерләнгән. Басучылыкта намуслы хезмәт салган, көнне-төнгә ялгап, ал – ял белми тир түккән игенчеләр адресына тик мактау сүзләре яңгырады. Хуҗалык буенча рентабельлелек 42,7 процент (2017 елда – 35,9 проц.) тәшкил итә. Ел дәвамында барлыгы 363 млн. 863 мең сумлык продукция җитештерелеп, 246 млн. 570 мең сумлыгы сатылган һәм 87 млн. 047 мең сумлык чиста табыш алынган. Басучылыкта – 106 млн. 122 мең, терлекчелектән 139 млн. 497 мең сумлык продукция сатылып, кассаларына 228 млн. 164 мең сумнан артык акча керсә, дотация 47 млн. 829 мең сумнан артык тәшкил иткән. Терлекчелек буенча күрсәткечләргә күз салсаң, 2017 ел белән чагыштырганда, шактый алга китеш күзәтелә. Хуҗалык рәисе А.Мөхәрләмов билгеләвенчә, бүгенге көндә азык җитәрлек, ягъни һәр шартлы баш малга 80 ц күләмендә әзерләнеп, маллар туя ашатылу, мул продукция алуга тиешле игътибар бүленү нәтиҗәсендә һәр сыердан 7955 кг сөт савып алуга ирешелгән. Шул рәвешле, 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш 102 процент тәшкил иткән. Күренүенчә, бу - район хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткеч. Барлыгы 53406 ц сөт сатылып, 109 млн. 658 мең сум табыш алынган, рентабельлелек – 25 процент. Әйтергә кирәк, урожайлылар югары сортлы сөт сату өчен бар таләпләрне үтәргә тырыша һәм бу җәһәттән 665 мең сумлык сөт суыту корылмасы алынган. Тапшырылга эшне җиренә җиткереп башкаручы хуҗалык уңганнары – машина белән сыер саву операторлары З.Шакирҗанова, Ә.Фазлыева, М.Гәрәева, Г.Нәбиева, И.Галиәкбәрова, Е.Ташбулатова, А.Муллагалиева, Г.Ташбулатова, Э.Нургалиева, терлекчеләр З.Бәдретдинова, Ф.Гафаров, А.Гәрәев, Д.Фәсхиев, Р.Хафизов, Р.Мөсәгыйтов, Р.Шәйморатов һ.б. адресына мактау сүзләре җиткерелде. 2018 елда барлыгы 3105 ц ит җитештерелеп, узган ел белән чагыштырганда, б 105 процентка артык, дигән сүз. Тәүлеклек артым – 735 грамм. Рәис сүзләренә караганда, узган елда мөгезле эре терлекләр саны 2331 башка җиткән. Ясалма орлыкландыру ысулы белән эшләү дә үз нәтиҗәсен бирми калмаган – малларның продуктлылыгы арткан. Узган чорда 1197 бозау алынып, ул 2017 елга караганда, 143 башка күбрәк. Әйтергә кирәк, бу эшне башкаручы Р.Харисов, Р.Семенов, Р.Тюшеев – районда иң яхшы күрсәткечкә ирешүчеләр. Узган чорда хуҗалыкта төзелеш эшләре дә киң җәелдерелеп, бу җәһәттән 21 млн. 303 мең сум акча тотынылган. Мал торакларына күләмле реконструкция ясалып, Иске Күктауда 400 башка тәгаенләнгән ике бозаулар торагы, ашлык склады төзелгән, малларга япмалар, амбарда «ЗАВ-40» корылган. Утарлар профильдән әйләндерелеп алынган. Хуҗалыкта 177 кеше эшләп, алар хезмәт хакын вакытында ала. Көзен теләгән кадәр ашлык, кирәгенчә салам, пенсионерларга ел саен бушлай берәр центнер бодай, пай җире өчен ашлык бирелә. Бу инде, үз чиратында, хуҗалыкта хезмәт кешесенә хөрмәтнең зур булуын раслый. Фикер алышуларда баш белгечләр - зоотехник А.Талипов, бухгалтер Л.Габбасова, икътисадчы И.Шәехмуллин, инженер Р.Миңниятуллин, агроном Р.Нәбиев, профсоюз рәисе Д.Нәбиев чыгышлары тыңланды. Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Мөбәрәков территориядә башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып: -Перспектив үсеш юлларын алдан күреп эшли беләсез. Икътисадны тотрыклы үстерүдә интенсив технология алымнары кыю кулланыла, терлекчелектә хезмәт механикалаштырыла, техника паркы яңартыла. Элиталы чәчү орлыгы үрчетеп, башка хуҗалыкларны тәэмин итү өлкәсендә дә яхшы эшлисез. Саннарга күз салсаң, бүгенге көндә районның 12 процент игенен «Урожай» ширкәте үстереп алган. Сезнең һәрвакытта сөйләргә саннарыгыз, күрсәтер эшләрегез булганга горурланам һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәм. Республика күләмендә нинди генә программа булдырылмасын, сез һәркайсында актив катнашып, дөрес юнәлеш алып, хуҗалыкны алга җибәрү максаты белән яшисез. Кайсы гына тармакны алсак та, сезне район хуҗалыкларына гына түгел, республика күләмендә үрнәк итеп куябыз. Без ширкәт әгъзаларының тырышлыгына ышанабыз, хезмәтләре өчен рәхмәтлебез һәм киләчәктә дә әлеге юнәлештә дәвам итүегезне телибез, - дип җитәкчелекнең эзләнүле, коллективның тырыш хезмәтенә югары бәя бирде. Арытаба Илдар Иршат улы ширкәт алдынгылары Инсаф Исламовка, Динар Нуртдиновка, Наил Хөрмәтуллинга – муниципаль район хакимиятенең, Рәвис Зариповка, Тәскирә Насретдиновага, Венер Бикташевка, Илшат Фазлыевка, Радим Семеновка, Рәмил Нәбиевка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Шулай ук җыелышта бер төркем урожайлылар бүләкләнде, лаеклы ялга озатылды. Авыл уңганнары өчен район мәдәният сарае хезмәткәрләре күркәм концерт номерлары тәкъдим итте.
Читайте нас