Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2021, 11:55

Хезмәткә дәрт өстәүчеләр

Элек-электән безнең халык иген дә иккән, җырын да көйләп, күңелле ял итә белгән.

Хезмәткә дәрт өстәүчеләр
Хезмәткә дәрт өстәүчеләр

Хезмәт булса, җыр да була диләр. Элек-электән безнең халык иген дә иккән, җырын да көйләп, күңелле ял итә белгән. Бу традиция бүгенге көндә дә дәвам итә. Район мәдәният сараеның үз составына биюче Ләлә Шакирова, сүз остасы, җырчылар Альфира Вәлидова, Рәйлә Борханова, Флүзә Абдуллина, курайчы Алик Борханов, баянчы Ришат Абдуллинны берләштергән - “Илһам”, шулай ук авыл советы авыл биләмәләрендә мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган агитбригадалар район хуҗалыкларында график буенча концерт номерлары белән чыгыш ясый. Үзешчәннәр иген үстерүчеләрне данлап, җыр моңнары белән аларга хезмәт дәрте өсти, ял минутлары бүләк итә.

Шушы кояшлы матур көннәрдә агитбригадачылар  Р. Мусин ис., “Урал” , “Мир” , “Урожай” токымчылык заводы  җәмгыятьләрендә, М.Горький ис., М.Гәрәев ис., Куйбышев ис. кооперативларда чыгыш ясады.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: