Маяк
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 сентябрь 2021, 10:05

Яңа уңыш турында хәстәрләп

Көз - уңышны җыеп алу гына түгел, ә туфракны киләсе язгы кыр эшләренә әзерләү турында кайгырту чоры да. Туңга сөрү - аларны уңышлы башкарып чыгу өчен шартларның берсе. Район буенча быел көздән 28546 гектарда басулар туңга сөрелде.

Яңа уңыш турында хәстәрләп
Яңа уңыш турында хәстәрләп

Бу җәһәттән «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы җитештерүчәнле эшләп, планда каралган 1424 гектар басуларны киләсе уңыш өчен туңга сөрүне оештырды. Бу чарада катнашкан механизаторлар сынатмады. «К-701» һәм «ХТЗ-150К» тракторларын хезмәтләндерүче Илдус Гайсин белән Шәмсеәхмәт Сәгабиев көненә 20-25 га мәйданда эш башкарып, җир сөрүне тиз тотты. Шулай ук «МТЗ-12.21» тракторында Илшат Кашапов та үз өлешен кертте. Әйтергә кирәк, алар һәр авыл хуҗалыгы кампаниясендә хуҗалыкның таянычы да, ышанычы да. 842 гектарда бодай уңышы җыйналганнан соң, басулар дискланды. Бу эштә Альберт Сәгабиев, Флорид Газетдинов катнашты.

КФХның баш инженеры Руслан Закиров билгеләвенчә, соңгы басу эшләре тиз арада тәмамланган.

-Механизаторлар үз техникаларын төзек тотып, ватылуларга юл куймады. Әлеге көндә туңга сөрүнең соңгы гектарлары башкарыла. Урып-җыюдан бушаган тагылма инвентарьлар кышкы саклауга, нигездә, куелып бетте. Бүгенге көндә 2 «МТЗ-82», 1 «К-700» тракторлары «Илишкировец» җәмгыятендә ремонтта. Басу эшләрен башкарып чыгуга парк җитәрлек техника белән тулыландырылган. Быел «Газон -некст» самосвалы сатып алдык. Ул ерак юлларга ашлык ташуда зур ярдәмче булды, - диде ул.

Хуҗалык эшчәннәре җаваплы кампанияне зур хезмәт җитештерүчәнлеге белән тәмамлады. Хәзер инде аларга яңа уңыш өчен әзерләнгән басуларга бөртеген дә әрәм итмичә җыйналган ашлыкларны язын исән-имин җир куенына салырга язсын, дигән теләкләрдә калабыз.

Автор:Гузель Фатхуллина
Читайте нас: