+9 °С
Болытлы
22 мартта Уфа шәһәрендә “АгроКомплекс-2022” XXXII Халыкара махсуслашкан күргәзмә ачылып, ул “ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында уза. Әлеге күргәзмә кысаларында, русия җитештерүчеләренең һәм республика фермер хуҗалыкларының иң эре азык-төлек ярминкәсе эшли.
Районыбыздан ярминкәдә “Илеш продукты”, “Илишагропродукт” һәм “Илеш сөте” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.
Безнең продукцияне Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров югары бәяләде.