+13 °С
Болытлы
Рсай авылында “Урал” җәмгыяте базасында район агроконференциясе узды.
Әлеге традицион чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм тармак белгечләре катнашты.
Район агроконференциясенең пленар өлеше яңартылган Рсай авыл мәдәният йортында узды, анда катнашучыларга концерт номерлары күрсәтелде.
Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Киңәшмәне ачып, ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы кыр эшләрен оптималь агрономия срокларында һәм яхшы сыйфатлы итеп уздыруга әзер, дип билгеләп үтте.