+16 °С
Болытлы
Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына ишетелсә, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды – көннәр бераз җылыту белән районның авыл хуҗалыкларында язгы басу эшләре старт алып, ул уңышлы дәвам итә. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр, кышкы культуралар тукландырыла, дым каплатыла.
Районда гына түгел республикада лидер булган “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә әлеге чаралар үз югарылыгында оештырылган. Уңышлар сезгә кыр батырлары!