+17 °С
Болытлы
Айдар Рәмил улы Галимов
1996 елның 13 апрелендә Кадер авылында туган. Кадер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт аграр университетның агротехнология һәм урман хуҗалыгы факультетында укып, урман эше белгечлеген ала. Арытаба армия сафларына юлланып, егетлек бурычын үти. 2019 елда “Илеш урман хуҗалыгы” җәмгыятендә цех начальнигы булып хезмәт юлын башлый. 2021 елдан бүгенге көнгә кадәр Кадер авыл советы авыл биләмәсендә җир эшләре буенча белгеч вазыйфасын башкара.