Маяк
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 апрель 2022, 14:18

Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы сайланды

Карабаш авыл Советының утырышы карарына ярашлы, И.Р.Камалов Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп сайланды.

Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы сайланды
Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы сайланды

Илдус Рәзиф улы Камалов

1979 елның 27 ноябрендә Карабаш авылында туган. Карабаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетында белем ала. Краснояр төп мәктәбендә физик культура һәм хезмәт укытучысы буларак беренче хезмәт юлын башлый. Арытаба Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсендә - җир эшләре буенча белгеч, “Андреевка кирпеч заводы” җәмгыятендә - механик-энергетик, Карабаш урта мәктәбендә география, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. 2022 елның февраленнән бүгенге көнгә кадәр Карабаш авыл советы авыл биләмәсе хакимиятендә хезмәтләндерү буенча эшче вазыйфасын башкара.
Гаиләле, тормыш иптәше белән ул һәм кыз тәрбиялиләр.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: