Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 апрель 2022, 14:48

Авыл уңганнары .

Тырыш хезмәт күрсәтәләр.

Авыл уңганнары .
Авыл уңганнары .

Р.Мусин ис. җәмгыятьтә механизаторларның уңганнары гына эшли. Араларында өлкәнрәкләре дә, инде тәҗрибә туплаганнары да, әле яңа гына эшли башлаганнары да бар.

Сез рәсемдә күргән (сулдан уңга) Рамил Габдрахманов Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжының 3 курс талибы. Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры белгечлеген үзләштерә. Биредә практика үтә. Язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы, тагылма инвентарьларны көйләү белән мәшгуль. Эшкә тотынса, җиренә җиткереп башкара, тыңлаучан, тәртипле, ипле.

Илнар Исмәгыйлов “МТЗ-82” тракторында эшли. Язын “СЗП-5.4” белән арыш, бодай чәчте. “Т-150” тракторында җирләрне эшкәртә, көзен “КУН-1.0т” белән ашламалар төйи, бушата. Гомумән, җәен-көзен салам, печән төяүдә, кышын да тик ятканы юк аның.
Данис Камалтдинов - җәмгыятьнең алдынгы механизаторларның берсе. Эше дә, тормышы да бик матур. Тормыш иптәше Гөлназ белән ике ул, бер кыз тәрбиялиләр. Җәмгыятьтә ике елга якын гына эшләүгә карамастан, Данис үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Үзе хезмәтләндергән “Т-150” тракторын һәрвакыт төзек тота. Басуларны дисклауда, культивацияләүдә, пар җирләрен эшкәртүдә, гомумән, һәр чарага ул беренче тотына. Бүген бик күпләргә остаз булып, булсынга дип, җир җимертеп эшли ул.

Илдус Хәйбрахманов,
Р.Мусин ис. җәмгыятьнең баш инженеры.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: