+13 °С
Болытлы
Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алды. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? М.Горький ис. кооператив уңганнары әлге хакыйкатьне тулысынча аңлап эш итә. Кооперативта дым каплату, күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмату эшләре оешкан төстә бара. Гомумән, иртәннән алып, кичкә кадәр басуларда тракторлар тавышы тынмый.
Кыр батырлары башкарган эшләрегез уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.