Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 апрель 2022, 12:10

Безнекеләр булдыра!

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгы һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин истәлегенә багышланган йөзү буенча ачык беренчелеккә ярыш үтте

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгы һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин истәлегенә багышланган йөзү буенча ачык беренчелеккә ярыш үтте. Анда Башкорстанның Илеш, Туймазы, ТРның Мөслим, Актаныш районнарыннан 150дән артык спортчылары җитезлектә көч сынашты.

Бәйгене ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгитов, төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Алексей Новиков, БР спорт министрылыгының спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе башлыгы Игорь Ермилов, Әнвәр Абдуллинның улы Наил Абдуллин, "Хәрби туганлык" ветераннар җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары, ДЮСШ-2 директоры Рөстәм Сәетов катнашып, чыгыш ясады.

Тренер-укытучылар Рәфидә Миңнекаева белән Раушания Яппарова фидакарь хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Алмаз Шәрипов, Рәйлә Зарипова белән Гөлназ Нуриязданова җырлары белән чараны бизәде. Биредә якташ героебызга багышланган стенд, укучыларның рәсемнәре, китаплар күргәзмәсе куелган иде. Геройның тормышы һәм хәрби юлы белән Дөмәй урта мәктәбе укытучысы Әхсән Нәсыйбуллин таныштырды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, шәхси беренчелектә Аделя Мансурова, Ивилина Имамова, Ленара Галимова, Альмир Нурмөхәммәтов, Роман Умурбаев, Айнур Насыйбуллин – беренче, Азалия Хәсәнова, Әмир Хәсәнов, Марсель Мансуров, Шамил Латыйпов, Айнур Галиәхмәтов – икенче, Самира Сөләйманова, Ильвина Габдуллина, Аскар Сакаев өченче урын яулады. Малайлар арасында– беренче, – икенче, өченче урынга лаек булды.
.
Эстафеда йөзүдә Илеш һәм ТРның Актаныш районнары җыелма командасы җиңүче булды.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: