Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 Май 2022, 14:00

Урожайлылар кулында — вымпел

«Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте механизаторларының сынатырга исәпләре юк. 

Урожайлылар кулында — вымпел
Урожайлылар кулында — вымпел

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте механизаторларының сынатырга исәпләре юк.  Хуҗалык уңганнары язгы кыр эшләренә күңелен биреп, көн-төн дими, тырышлык салып эшли. Шуңа күрә ярыш алдынгылары сафын җитәкли. Чәчүдә һәм җир эшкәртүдә алар беренче урында килә. Чәчүдә механизаторлар Айдар Бикчурин, Борис Шәңгәрәев “Massey Ferguson 8737S”, “VALTRA T194A” тракторларына тагылган “HORSH PRONTO 8SW” чәчү комплексы һәм “СЗП-3.6” чәчү агрегаты белән 270 га һәм 167 га мәйданда яңа уңышка нигез салды.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: