Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 Май 2022, 16:40

Басулар техника гөрелтесенә күмелгән

Игенче” крестьян-фермер  хуҗалыгы басуларында чәчү эшләре гөрли. Тирә-як техника гөрелтесенә күмелгән. Механизаторларның бер генә минут та тын алырга вакытлары юк. Алар алдында якын көннәрдә чәчүне төгәлләү бурычы тора.

Басулар техника гөрелтесенә күмелгән
Басулар техника гөрелтесенә күмелгән

Районда чәчү кампаниясе тулы куәтенә бара. “Игенче” крестьян-фермер  хуҗалыгы басуларында чәчү эшләре гөрли. Тирә-як техника гөрелтесенә күмелгән. Механизаторларның бер генә минут та тын алырга вакытлары юк. Алар алдында якын көннәрдә чәчүне төгәлләү бурычы тора.

– Егетләр тырыш, һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, күңелен салып эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәмил Ганиев. – Мөһим агротехник алымнар төгәл үтәлеп, чәчүне оптималь вакытта тәмамларга тырышабыз, барлык шартлар да тудырылган.

Сабан тургайлары сайравына техника гөрелтесе дә кушылып, игенчеләр көне елны туйдырыр мәлдә олы җаваплылык тоеп эшли. Тырышлыклары көзен келәтләрдә буралар тулылыгы белән аклансын, дип телибез.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: