Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 Май 2022, 16:20

Мөмкинлекләр тулы файдаланыла

Җәй - терлекчеләр өчен иң нәтиҗәле вакыт.

Мөмкинлекләр тулы файдаланыла
Мөмкинлекләр тулы файдаланыла

Куйбышев ис. кооператив – район хуҗалыклары арасында социаль-икътисади яктан тотрыклы үсешкә ия булып, басучылык һәм терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген бердәй күтәрүгә ныклы игътибар бирүче хуҗалык. Кооператив җитәкчелегенең, белгечләренең, хезмәт коллективларының көндәлек оештыру һәм тырыш хезмәте менә шуңа юнәлтелгән. Аның шулай булуы Түбән Череккүл сөтчелек фермасы лагеренда булу, савучылар һәм терлекчеләр белән очрашу мисалында да ачык күренде. Ягъни, биредә эшләүчеләрнең хезмәт кәефе үзе үк әйтеп тора – кичке савымга килгәч, барысы да үзара гапләшеп, көлешеп сөйләшеп, бер-берсен тыңлашып эшкә тотынды.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: