Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июль 2022, 13:35

Басу уңганнары ял белми

XXII партсъезд ис. кооператив  уңганнары кышлату чорында маллардан күбрәк продукция алу һәм эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклау максатында җиткелекле азык запасы булдыру өчен аяз көннең һәр сәгатен тулысынча файдаланырга тырыша.

Басу уңганнары ял белми
Басу уңганнары ял белми

XXII партсъезд ис. кооператив  уңганнары кышлату чорында маллардан күбрәк продукция алу һәм эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклау максатында җиткелекле азык запасы булдыру өчен аяз көннең һәр сәгатен тулысынча файдаланырга тырыша. Әйтергә кирәк, мал азыгы хәзерләүгә тәгаенләнгән техникалар ремонтына тиешле игътибар бирелеп, алар кирәкле кадрлар белән  комплектланган.

Бүгенге көндә  299 гектар мәйдандагы басуда эш кайный – сенаж салу оешкан төстә бара. Әлеге вакытта сусыл азык 1324 тонна тупланып, аны 4590 тоннага җиткерүне планлаштыралар. Гомумән, һәр шартлы баш малга 45 ц азык хәзерләүне максат итеп куйган алар.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: