+13 °С
Болытлы
Зур тырышлык, көч салып үстерелгән иген уңышын җыеп алу өчен М.Горький ис. кооператив уңганнары иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр басу-кырларда намуслы хезмәт сала.
Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2700 гектарда чәчелгән. Кыр батырлары үзара ярышып, чәмләнеп эшли уракта. Игеннәрне тезмәләргә тәҗрибәле механизатор Рәфил Шәмсиев салган. Аларны урып-сугуга 5 комбайн тәгаенләнгән. Ярышны үзенең өч дистә ел гомерен механизатор һөнәренә багышлаган Тәлгать Маликов җитәкли. Комбайнчылар Гаяз Таймасов, Сабирҗан Фаздалов, Хисаметдин Сәхәветдинов, Заһир Галләмов, Денис Гәрәев та тырышлыклары белән аерылып тора.