+16 °С
Болытлы
«Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы басулары мул уңыш белән сөендерә.Бүген игенчене бары тик бер нәрсә: тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләсе борчый. Агымдагы елда һава торышы уңай килеп, районыбызда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Бу җәһәттән «Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә сынатмый. Биредә шактый тәҗрибә туплаган игенчеләр көч сала. Урып-җыю эшләренең тәртибен белү, төзек техника үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкның кайсы бер басуларында гектар куәте 51 центнерга кадәр җиткән.