Маяк
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 август 2022, 11:18

Урак -2022

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә

Урак -2022
Урак -2022

Аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, район хуҗалыклары игенчеләре кырларда чәмле хезмәт алып бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматләрдән күренүенчә, 17 августка барлыгы 33688 гектарда игеннәр тезмәләргә салынды, 28396 гектарда суктырып алынды. Ашлыкның тулай җыемы 87802 тонна тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш - 30,9 центнер.

Бөртеклеләрдән әлегә иң югары уңышны “Урожай” токымчылык заводы   җәмгыяте – 43 ц, И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгы – 39 ц, М.Гәрәев ис. кооператив 33 ц күрсәтә. Урып-җыю эшләре  “Урожай” токымчылык заводы, “Илеш МТС”   җәмгыятьләрендә, “Маяк” кооперативында, БАТК уку  хуҗалыгында аеруча ырамлы бара. Аларда 41-53  процент иген уңышы җыеп алынган. Барлык аграрийлар да алар үрнәгендә урып-җыю эшләрен алып барырга кирәк.

М.Горький ис. коопреатив уңганнары зур тырышлык, көч салып үстерелгән иген уңышын җыеп алу өчен иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр басу-кырларда намуслы хезмәт сала.

Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2700 гектарда чәчелгән. Кыр батырлары үзара ярышып, чәмләнеп эшли уракта. Игеннәрне тезмәләргә тәҗрибәле механизатор Рәфил Шәмсиев салган. Аларны урып-сугуга 5 комбайн тәгаенләнгән. Ярышны үзенең өч дистә ел гомерен механизатор һөнәренә багышлаган Тәлгать Маликов җитәкли. Ул бүгенге көнгә барлыгы ??? ц ашлык бушаткан комбайн бункерыннан. Комбайнчылар Гаяз Таймасов, Сабирҗан Фаздалов, Хисаметдин Сәхәветдинов, Заһир Галләмов, Денис Гәрәев та тырышлыклары белән аерылып тора.  Әнә шундый уңганнар эшләгәнгә дә 205 гектарда үстерелгән борчак уңышын югалтуларсыз җыеп алган горькийлылар. Ул чистартылып Сеңрән ындыр табагындагы келәтләргә урнаштырылган.

Хәзер инде хезмәт арыш басуларына күчкән. Ул 205 гектарны били. Әле уртача уңыш 25,7 центнер тәшкил итә.

Басу-ындыр табагы конвейырында водительләр Риф Фәрхетдинов, Хәлил Янгиров, Фәнзил Янгиров  тырышлык күрсәтә. Алар көненә 12-15 рейс ясарга өлгерә.

- Мул уңыш үстерү , аны югалтуларсыз җыеп алу, нигездә, техниканың көйле эшләвенә, механизаторларның эшкә җаваплы каравына  бәйле. Бу җәһәттән “корыч атлар” һәрвакыт - караулы, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, - ди кооператив рәисе Мансур Әхмәтов.

Кыр батырларына ике тапкыр кайнар аш оештырылып, поварлар Алсу Нурыева белән Зөлфә Джафарова тәмле ризыклар белән сыйлый.

Игене суктырылган участокларның шунда ук саламы эттерелеп, өелеп яисә прессланып,  җире сөрү өчен әзерләнә.

 Гомумән, М.Горький ис. хуҗалык игенчеләре  һәр участокта эшне, елдагыча, уйлап оештыра, өстәлләрне икмәкле итү өчен көннең һәр сәгатен файдалы хезмәткә сарыф итә.

Өстәлне икмәкле итүчеләр (сулдан уңга) Денис Гәрәев, Заһир Галләмов, Сабирҗан Фаздалов

Өлгер водительләр (сулдан уңга) Хәлил Янгиров белән Фәнзил Янгиров

Тәҗрибәле водитель Риф Фәрхетдинов

Урак -2022
Урак -2022
Урак -2022
Урак -2022
Урак -2022
Урак -2022
Урак -2022
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: