Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2022, 12:13

Уңганнар сынатмый

Кыр батырларын район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде.

Уңганнар сынатмый
Уңганнар сынатмый

Кыр батырларын район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде. “Иң яхшы комбайнчылар” исеменә М.Горький ис. кооперативтан Тәлгать Маликов (“Nova-340”),“Илеш ”кооперативыннан Шамил Локманов(“ДОН-1500”),“Урожай”токымчылык заводы җәмгыятеннән Мәрвәров Илвир(“Акрос-530”), чит ил комбайннары арасында “Урожай”токымчылык заводы җәмгыятеннән Азат Зарипов лаек булды. “Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә “Маяк” кооперативыннан Фәүдәт Нәбиуллин, XXII партсъезд ис.кооперативтан “Иң яхшы тагылма һәм япмалы чапкыч операторы” номинациясендә Марсель Сәлимов, ”Иң яхшы йөк ташучы водитель” булып М.Гәрәев ис.кооперативтан Илмир Гаязов билгеләнде.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: