Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2022, 11:40

Ферма ремонтына – ныклы игътибар!

Әзерлек эшләре дәвам итә

Ферма ремонтына – ныклы игътибар!
Ферма ремонтына – ныклы игътибар!

Ферма ремонтына – ныклы игътибар!

Әзерлек эшләре дәвам итә

Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгару өчен фермалардагы мал торакларына тиешле ремонт эшләре башкару - бүген көнүзәк бурычлардан. Шул рәвешле җәйге чорда   торакларны чистарту, ремонт эшләре киң җәелдерелә. Шулай ук, төрле авыруларны кисәтү максатында мал торакларына дезинфекция үткәрелә.

 “Агыйдел” җәмгыяте фермаларында бу юнәлештә эш үз югарылыгында оештырылган. Тирес түгү механизмнары, сөтүткәргечләр ремонтланган, стеналар буялган, утарлар ныгытылган,

Бүгенге көндә Сүлте товарлыклы-сөтчелек фермасында Зәбирә Шәйхетдинова һәм Лүзә Кашапова мал тораклары агарту белән мәшгуль. Күләмле ремонт чараларыннан бер мал торагының идәне тулысынча бетон белән җәелгән. Киләчәктә яңа азык өстәле эшләнәчәк. Моның өчен тиресләр чыгарылып, ком-таш кайтарылган. ТСНнар каралып, көйләнеп куелган. Гомумән, торакларда эш тәмамлану стадиясендә.

Ферма мөдире Ирек Газизов сүзләренә караганда, ремонт эшен бер атна эчендә тәмамлау көтелә. Димәк, җәйге лагерьдан кайткан малларны тазартылган, реконструкцияләнгән санитар таләпләргә җавап бирерлек биналар каршы алачак.

– Әлбәттә, терлек биналарын агарту һәм дезинфекцияләүне үз вакытында эшлибез, маллар җәйләүдән кайтуга абзарларда ремонт эшләнеп, әзерләнеп бетәчәк, утарлар эттерәләчәк,  – ди ферма мөдире.

Әйе, җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан терлекчеләргә ит, сөт җитештерү өчен тиешле мөмкинлекләр булдыру хәстәрлеге күрелә. Моңа җавап итеп, алар алдагы кышлатуны тупланганлык белән уздырырлар, дип ышанасы килә.

Гүзәл Фәтхуллина.

Ф / Ремонт эшләрен башкаручылар (сулдан уңга) Зәбирә Шәйхетдинова һәм Лүзә Кашапова

Ф/ Ремонтланган бинада

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: