Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2022, 09:30

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

“Маяк” кооперативы игенчеләре дә урып-җыю эшләрен кыска вакыт эчендә беренчеләрдән булып тәмамлап, басуларда үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтуларга юл куймыйча келәтләргә урнаштырды

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

“Маяк” кооперативы игенчеләре дә урып-җыю эшләрен кыска вакыт эчендә беренчеләрдән булып тәмамлап, басуларда үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтуларга юл куймыйча келәтләргә урнаштырды. Кооператив буенча тулай җыем 8106 тонна тәшкил итеп, гектар куәте - 25 центнер.

  Без килгәндә хуҗалык эшчәннәре бөртеклеләрнең соңгы гектарларын суктыра иде. Әйтергә кирәк, биредә арпа – 700, борчак – 300, бодай 2000 гектар мәйданны биләгән.

-Басуларда үстерелгән игеннәрне вакытында җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникабыз да, әзерлекле кадрларыбыз да сыната торганнардан торганнардан түгел. Табигать шартлары да уңай торуы игенчеләребезне бар тырышлыгын салып эшләргә дәртләндерә. Өлгерүенә карап, аерым культураларны тезмәләргә салып, җилләтеп, кайсыларын турыга суктырдык. Шулай ук уңышның да гектар куәте 25,5 центнердан ким булмаган төшем белән сөендерә, - ди кооперативның баш агрономы Нәзир Әхмәтҗанов зур горурлык хисе белән.

  “Кыр кораблары”н иярләүче  комбайнчылар Альберт Габдрахманов һәм Нәзир Шафыйков һәрбер минутның кадерен белеп, басу киңлекләрен иңли.  Шушы ук басуда бер төрле “Акрос 550” комбайннарында әтиле-уллы Азамат һәм Айзат Латыйповлар да тырыш хезмәтен сала. Җитәкче аларның фидакарь эшеннән канәгать, чөнки электән алдынгы булып танылган басу батырлары вакыт белән исәпләшми, иртәнге чыктан кичке караңгыга кадәр штурвал артында.

 Басудан ашлык ташуга  “КамАЗ автомашинасы тәгаенләнеп, водительләр Марат Казыймөхәммәтов, Рәфыйк Шәрәфетдинов, Мөхәммәт Сабиров, Фирдәвис Газетдинов игенчеләрдән бушатып алган бөртеклеләрне түкми-чәчми ындыр табагына кайтара. Кыр батырларына ике тапкыр тукландыру оештырылып, дәртләндерү чаралары да каралган

   Игеннән бушаган басуларның саламнары рулоннарга төрелә яисә туратылып бара.  Тырыш механизаторлар Дамир Гайсин, Наил Шәгалиев, Вилдан Сабиров, саламнарны пресслап тора. Алар Дөмәй сөтчелек фермасы янына ташылып өелә.

    Ындыр табагында водитель Рүзил Кәшбуллина, машинистлар  Илдар Әхмәтшин, Мирзанур Якупов, Артур Мусин, Ришат Нәбиуллин, эшчеләр Илүсә Гыйлемҗанова, Ринат Йосыпов ашлыкны кабул итеп, аны җиткелекле эшкәртү хәстәрен күрә.

  Киләсе уңыш турында да онытмыйлар хуҗалыкта. Уҗым культураларын чәчүгә әзерлек бара – пар басулары комплекслы эшкәртелә.

Лира Гәрәева.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: