Еллык сөт җитештерү күләменең яртысыннан күбрәге көтү чорына туры килүен яхшы аңлап, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре җәй дәвамында терлекләрне лагерьларда асрауны оештыруга зур игътибар бирде. Район буенча сөт җитештерү арту күзәтелә. Бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1106 центнер (физик авырлыкта) сөт сатыла. Бу күрсәткеч узган елгыдан 114 ц артыграк.
«Мир» җәмгыяте терлекчеләре мул продукция җитештерүгә йөз тотып, булган резервларны куллана. Нәтиҗәдә, сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда, артуы күзәтелә. Биредә Карабаш, Иштирәк товарлыклы-сөтчелек фермаларында маллар иртә яздан җәйләүләрдә асрала. Җәмгыятьтә барлыгы 1551 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 597 се – савым сыеры. Елның узган чорында хуҗалык буенча 13172 центнер сөт реализацияләнгән.
Җәмгыятьнең продукция күләмен арттыруда, тотрыклы эшләп килүендә Иштирәк товарлыклы-сөтчелек фермасының өлеше зур. Биредә барлыгы 852 мөгезле эре терлек асралып, 221е – савым сыеры. Көндәлек 2 тонна суытылган, сыйфатлы продукция «Илешмолоко» җәмгыятенә тапшырыла.
-Бүгенге көндә маллар көтүдә тәүлек әйләнәсенә диярлек йөри, шулай ук өстәмә тукландыру да оештырыла. Мул продукция алу өчен көчебезне кызганмыйбыз. Бездә бердәм һәм тату коллектив тупланган, савучылар, терлекчеләр дә үз эшләренә җаваплы карый, - ди ферма мөдире Азат Нәсруллин.
Маллар ферма янында урнашкан 40 һәм 12 гектар мәйданны биләгән көтүлекләрдә (электр көтүчесе) йөртелә.
Машина белән сыер саву операторлары үзара ярашып, тату эшли. Алар арасында Рәфинә Басыйрова - беренче урында (көндәлек һәр сыердан 550кг сөт сава), Әлфия Миркасыймова, Лиана Сәфиуллина, Азалия Даянова аннан азга гына калыша. Терлекчеләр Руслан Низамов, Илгиз Шәйгарданов, Валерик Алчинов үз эшләренә җаваплы карый. Яшь бозауларны тәрбияләүче Минзилә Әхмәтшина карамагында - 31 баш үрчем. Ашату технологияләрен үтәү нәтиҗәсендә мал үлеменә юл куймый. Хисапчы Гүзәл Нәсруллина дә үз эшен төгәл алып бара.
-Фураж онының сыйфаты яхшы, яланда улакларда су өзелми, хезмәт шартлары яхшы, эшебезне яратабыз, - диләр алар бертавыштан. Фураж оны һәр сыерга 5 кг исәбеннән бирелә, шулай ук көн дә яшел масса чабып ашатыла. Басуда Ринат кәҗә үләнен урып торса, аны Радик Фәтхетдинов төйи, Рафыйк Хәләпов ташып тора. Әлфәрит «АКМ-6» болгаткыч агрегатында турата һәм малларга тарата.
Алдагы кышлатуга әзерлек хәстәре дә күрелә. Җәйге мөмкинлекләрне файдаланып җитәрлек күләмдә печән, салам хәзерләнгән, сенаж салынган. Озакламый силос салуны да башларга ниятлиләр.
Гомумән, мирлылар алга карап, киләчәккә планнар белән яши. Хуҗалык уңганнары өчен тиешле эш шартлары булдырылган. Иң мөһиме – үз эшен яратучы, бердәм коллектив тупланган.
Ф/Ферма мөдире (сулдан уңга) Азат Нәсруллин, хисапчы Гүзәл Нәсруллина, терлекче Руслан Низамов
Ф/ Машина белән сыер саву операторлары (сулдан уңга) Азалия Даянова, Рәфинә Басыйрова, Лиана Сәфиуллина, Әлфия Миркасыймова
Ф/ Яшь үрчемне тәрбияләүче Минзилә Әхмәтшина