+9 °С
Болытлы
“Мир” җәмгыяте эшчәннәре уракны уңышлы тәмамлап, бар көчләрен силос салуга һәм басуларны эшкәртүгә юнәлтә.
Бүгенге көндә Яңа Күктау авылы янындагы кукуруз басуында эш кайный – силос салу оешкан төстә бара. Әлеге вакытта сусыл азык 4000 тонна тупланып, планга карата 64 процент тәшкил итә. Гомумән, һәр шартлы баш малга 40 ц азык хәзерләүне максат итеп куйган алар. Шулай ук игеннәрдән бушап калган басуларда иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынмый – җирләр сөрелә.