Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 сентябрь 2022, 11:00

18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Халык файдасын хезмәттә

18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Халык электән урманга табынып яшәгән. Урманы булган халык ач булмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Уйлап карасаң, җиләге дә, гөмбәсе дә, чикләвеге дә, файдалы үләннәре дә бар бит аның! Әби-бабаларыбыз юкәдән чабата үреп кигән, урманнан сагыз җыеп, аны сатып көн күргән. Авыру-сырхауга дару үләннәре шифа булган. Агачлардан бик күп җиһазлар, тагын әллә ниләр ясап була. Иң мөһиме – урманны сакларга, кадерләргә кирәк,

Табигатьнең иң гүзәл һәм бай чорындасентябрьнең өченче якшәмбесендә  урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. БР «Илеш урманчылыгы» дәүләт автономлы учреждениесе хезмәткәрләре бу датага, елдагыча, матур эш күрсәткечләре белән килә.

Коллектив «яшел калкан»ны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, аларны тергезү, саклау кебек барлык урман хуҗалыгы эшләрен алып бара. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык чаралар үзвакытында башкарыла, дәүләт заказлары тулысынча үтәлә.

Коллективта 20 кеше эшли. Бүгенге көндә урман хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 26663 сум тәшкил итә. Агачны, агач материалларын, үсентеләрне сатудан һәм линияле һәм инженерлык корылмалары милекчеләренә хезмәт күрсәтүдән керемле өлеше 13 млн. 897 мең сум тәшкил итә. Дәүләт йөкләмәсен үтәү өчен 1 млн. 949 мең сум акча бүлеп бирелде. Соңгы өч елда “Экология” милли  проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк  проектын тормышка ашыру өчен Илеш урман хуҗалыгына 10 млн. сумнан артык акча средстволарына прицеплы һәм гидроманипуляторлы “КамАЗ”, “МТЗ-1221”, “ МТЗ-82.1” тракторлары, шулай ук асылмалы җиһазлар, культиваторлар алынды. 

Үз акчалар исәбенә урман хуҗалыгы “Алтай-900” яңа тасма пилорамасын, “СКР-7” станогын сатып алдык. Әлеге станокларда

18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
18 сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: