Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 сентябрь 2022, 12:09

Һәр фермага — азык муллыгы!

“Мир” җәмгыяте уңганнары агымдагы урак кампаниясен уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә бар тырышлыгын алдагы  кышлату чорына әзерлеккә юнәлткән

Һәр фермага — азык муллыгы!
Һәр фермага — азык муллыгы!

“Мир” җәмгыяте уңганнары агымдагы урак кампаниясен уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә бар тырышлыгын алдагы  кышлату чорына әзерлеккә юнәлткән. Һәр фермада вакытны нәтиҗәле файдаланып, мал азыгы запасын тулыландыру өчен бар мөмкинлекләр хәрәкәткә китерелгән.

Малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе. Бу  җәһәттән җитәрлек күләмдә печән, сенаж, салам хәзерләнгән. Әлеге көндә силос салу тулы куәтенә бара. Шул рәвешле, хуҗалык буенча һәр шартлы малга тупас һәм сусыл азыклар исәбеннән 35 ц азык берәмлеге тупланып, аны арттыру буенча эш алып барыла.

Иштирәк авылындагы 200 гектардагы басуда эш төгәлләнгән. Без барганда 190 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында чәмле хезмәт кайный иде.  Көндәлек 300 - 400 тонна силос хәзерләнә. Ул  Карабаш фермасы янындагы базга салына. Уруда «ДОН-680» комбайнын хезмәтләндерүче механизаторлар  Салават Габдрахманов, Ринат Имамов,  Рөстәм Шәрифуллинның хезмәте  мактауга лаек. Сусыл азыкны ташуга 10 берәмлек техника җәлеп ителеп, водительләр Илгизәр Җәмилов, Әлфит Нәсруллин, Әлтаф Шәемов, Артур Насруллин, Әлфир Гафаров, Илгиз Галиуллин, Тәвис Хәлимов, Илшат Газетдинов, Данил Вәлитов массаны ташуда өлгерлек күрсәтә. Силосны таптату тәҗрибәле механизаторлар Рәфис Шәрифуллин (“К-700) белән Илгизәр Сәфиуллинга (“Т-150”) ышанып тапшырылган.

Җирләрне эшкәртү дә үз биеклегендә оештырылган. Бу җәһәттән җәмгыять буенча ???? га җир сөрелгән. Әлеге чараны уңган механизаторлар Фирдәт Ситдыйков, Илфак Гомәров башкара. 361 гектар мәйданда арыш һәм  вика белән арыш катнаштырып чәчелгән. Кыскасы, җитәкче Раил Ганиевның ныклы контроле, тырышлыгы аркасында куелган максатлар нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.

-Вакытны дөрес файдаланып, мал азыгының ныклы базасын булдыру өчен көч салабыз. Кадрларга кытлык кичермибез, барлык мөһим кампаниягә җәлеп ителгән техникалар эшчеләр белән комплектланган. Тәҗрибәле, җаваплы хезмәткәрләргә таянам. Белгечләр, механизаторлар белән аңлашып, киңәшләшеп, уртак фикергә киләбез. Гомумән, олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бердәм эшкә үз өлешен кертергә тырыша, - ди җитәкче.

Күренүенчә, һәр тарафта кызу эш бара, билгеләнгән бурычлар уңышлы тормышка ашырыла.

Һәр фермага — азык муллыгы!
Һәр фермага — азык муллыгы!
Һәр фермага — азык муллыгы!
Һәр фермага — азык муллыгы!
Һәр фермага — азык муллыгы!
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: