А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгында җиргә, техникага караш үзенчә булып, игенчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешелә. Чөнки һәр агротехник чараүз вакытында башкарыла, үстерелгән уңыш вакытында җыеп алына. Ә бу күп дәрәҗәдә авыл хуҗалыгы техникасын саклап тоту, җитештерүчәнле файдалану, механизаторларның эшкә җаваплы карашы белән аңлатыла. Әлеге вакытта хуҗалык эшчәннәре мал кышлату белән беррәттән биредә язгы басу эшләренә әзерлекне башлап, тагылма инвентарьләр ремонтын төгәлләп, техникага тотынганнар.
Алда әйтелгәнчә, язгы басу эшләрендә катнашачак чәчү агрегатларының, 40 данә тырманың эшләре бетерелеп, алгы сызыкка куелган. Әлеге вакытта хуҗалык уңганнары тракторларны ремонтлау белән мәшгуль. Атап әйткәндә, «МТЗ-82.1», «ЮМЗ-6», «К-700» тракторларына үз көчләре белән ремонт уздырылып, алар төгәлләнү алдында. «МТЗ-12.21» тракторына “ИлешКировец” җәмгыятендә капиталь ремонт уздыруны күзаллый авыл уңганнары. Әйтергә кирәк, ремонтчылар өчен уңай шартлар булдырылып, алар җылытылган бинада эшли. Тәҗрибәле механизатор, лаеклы ялда булуына карамастан, биредә намуслы хезмәт салучы Җәүдәт Фәтхетдинов яшьләргә үрнәк булып тора. Аларны техниканың серләренә төшендерә, киңәш-тәкъдимнәре белән ярдәм итә. Ул үзе хезмәтләндергән «МТЗ-82» тракторын һәрвакыт төзек йөртә, мөһим кампанияләрдә ватылуларсыз эшләп, өлгерлек күрсәтә. Механизаторлар Фәнүс Хәйруллин, Артем Хәертдинов үз бурычларын игътибар белән башкарырга тырыша, чөнки бүгенге эшләренең сыйфаты чәчү, мал азыгы әзерләү, урып-җыю чорында чагыла.
Фотода: Артем Хәертдинов ,Фәнүс Хәйруллин, Җәүдәт Фәтхетдинов.