Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 декабрь 2022, 16:57

Эшләре - көйле, кәефләре - күтәренке

Район хуҗалыкларында техника ремонты дәвам итә. Бу җәһәттән «Маяк», М.Гәрәев ис., «Илеш» кооперативларында, «Мир», «Агыйдел», «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятьләрендә, Г.Гайнетдинов крестьянфермер хуҗалыгында ремонт темпы көннән-көн арта. Урыннарда мөмкинлекләрдән чыгып кына түгел, бар тырышлыкны салып, нәтиҗәле эш күрсәтүне игътибарда тоту мотлак

Эшләре - көйле, кәефләре - күтәренке
Эшләре - көйле, кәефләре - күтәренке

«Мир» җәмгыятендә бүгенге көндә эшләр көйле бара. Биредә механизаторларга уңайлы шартлар булдырылган.

Тракторлар ватылып, эштә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, аны кыштан ук тиешенчә ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Шуңа күрә авыл уңганнары «МТЗ-80», «МТЗ-82» тракторларын хезмәтләндерүче Мират Гәрәев һәм Нәсхәт Гыйльметдинов аларны төзекләндерүгә бар көчен сала. Коллективта яшьләргә һәрвакыт киңәш-тәкъдимнәре белән дә ярдәм итә алар. Җәмгыятьнең барлыгы 31 данә тракторы булып, унысына ремонт таләп ителә. Калганнары кышкы саклауга куелган, яздан аларны көйлисе генә калган.

Автомашиналарга килгәндә, бер “КамАЗ”ны Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәренә заводка кабинасын ремонтларга җибәргәннәр. Үзләренең иске “ЗИЛ” автомашинасын яңарту максатында куллануда булганны сатып алып, капиталь ремонт көтелә. Җәмгыятьнең баш инженеры Фәвәдис Гәрәев билгеләвенчә, тагылма инвентарьлар, нигездә, яз сезонында каралачак: “Бүгенгә 11 агрегат тырма - әзерлек сызыгында. Мастерскойда әлеге көндә “УДА-4” агрегатына капиталь ремонт ясала. Аның белән Рәвил Шәемов, Фәйләс Шакиров, Фирдәт Ситдыйков шөгыльләнә. Дисклары, подшипниклары алыштырыла. Аның эше беткәч, “БДМх4” агрегатына күләмле ремонтны башлаячаклар”, - диде ул.

-Механизаторлар үз эшләренә үтә җаваплы карый, — ди звено җитәкчесе Филүс Камалов оста ремонтчылар эшеннән канәгать калып. -Тиешле вакытка бөтен техника һәм агрегатлар да тулы әзерлек сызыгына бастырылачак. Бу безгә алдагы чорда да барлык мөһим кампанияләрне өзеклексез үткәрү өчен кирәк. Техника җырлап торса, эшләр дә көйле бара, кәеф тә күтәренке, нәтиҗәләр дә югары була, - ди ул.

Хуҗалыкта ремонт эшләрен тиз тотырга ниятлиләр. Җитәкчелек ремонт эшләренә акчаны бервакытта да кызганмый. Шуңа запас частьләр белән өзеклек юк. Ә бу исә техниканы тиз арада сыйфатлы итеп җыеп, сафка бастыру мөмкинлеге бирә. Биредә чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган, эшне яратып һәм намус белән башкаручы фидакарьләр хезмәт сала. Бу җәһәттән баш инженер техника ремонтлауда өстәп Әдип Шәморатовны, Рүзил Әхмәтшинны, Данил Вәлитовны, Нәүфәл Рәхмәтуллинны мактап телгә алды.

 

Фото: Ремонтчылар (сулдан уңга) Рәвил Шәемов һәм Фәйләс Шакиров; Токарь Әдип Шәморатов; Тракторларны ремонтлаучы Нәсхәт Гыйльметдинов 

Эшләре - көйле, кәефләре - күтәренке
Эшләре - көйле, кәефләре - күтәренке
Эшләре - көйле, кәефләре - күтәренке
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: