Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2023, 16:26

Өзеклекләргә юл куелмый

Бүгенге көндә район юл ремонт-төзелеш идарәсенең машинатрактор паркын 18 берәмлек юл-төзелеш техникасы, 13 берәмлек йөк автотранспорты һәм 6 җиңел автотранспорт тәшкил итә

Өзеклекләргә юл куелмый
Өзеклекләргә юл куелмый

Бүгенге көндә район юл ремонт-төзелеш идарәсенең машинатрактор паркын 18 берәмлек юл-төзелеш техникасы, 13 берәмлек йөк автотранспорты һәм 6 җиңел автотранспорт тәшкил итә. 2022 елда башкарылган эшләр күләме 195 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын һәм авыл юлларын карап тотуга 117 млн.110 мең сум, автомобиль юлларын, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм ремонтлау, чит оешмаларга хезмәт күрсәтү өчен 39 млн. 847 мең сум үзләштерелде.

Төп эшләр Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы урамын, «Волга» М 7 – Яңа Коты юнәлешендә; «Волга» М 7 – Яңа Коты, Череккүл-Кужбахты-Тәҗәй, ШаранЯңа Балтач-Андреевка юнәлешендә тузган юл өслекләрен, Югары Яркәй, Абдулла, Сәеткул, Аккүз, Бишкурай авылларында чокырларны ремонтлау, заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча муниципаль программа кысаларында Югары Яркәйдәге Свердлов, Совет, Ходайбердин урамнарында җәяүлеләр юлларын булдыру, Тимирязев урамын «Туган урам» программасы буенча төзекләндерү, Бишкурай авылында М.Гәрәев ис. урта мәктәп территориясен төзекләндерү, Исанбай авылында Мәктәп урамын ремонтлау буенча башкарылды.

Автоюлларны карап тоту буенча 8900 кв.м күләмендә чокырларны ремонтлау, куакларны кисү - 5 гектарда, 50 данә юл билгеләрен кую һәм алыштыру кебек эшләр башкарылды.

Төзекләндерү буенча барлык павильоннар, юл билгеләре һәм күпер коймалары буялды. Бүгенге көндә, бозлавыкка каршы махсус материаллар белән эшкәртү, юлларны, юл билгеләрен, барьер киртәләрен, автопавильоннарны кардан чистарту чаралары күрелә.

Бүгенге көндә предприятиедә 62 кеше хезмәт куя. Тәҗрибәле, үз эшен белүче белгечләр һәм эшчеләр һәр кушылганны намуслы башкара, өзеклекләргә юл куймый. Предприятие уңганнары районның җәмәгать тормышында, спорт, шулай ук төзекләндерү буенча барлык чараларда актив катнаша.

Өзеклекләргә юл куелмый
Өзеклекләргә юл куелмый
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: