Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2023, 10:27

Хезмәтләре халык мәнфәгатенә юнәлтелгән

Күптән түгел үткән отчет җыелышында чыгыш ясап, «Җир-кадастр бюросы» МУП директоры Илгиз Хәмитов, 2022 елда башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга, киләчәккә куелган планнарга, бурычларга тукталды.

Хезмәтләре халык мәнфәгатенә юнәлтелгән
Хезмәтләре халык мәнфәгатенә юнәлтелгән

Күптән түгел үткән отчет җыелышында чыгыш ясап, «Җир-кадастр бюросы» МУП директоры Илгиз Хәмитов, 2022 елда башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга, киләчәккә куелган планнарга, бурычларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, 275 җир участогына һәм техник планнарга ызан сызу башкарылган. 210 артык җир участогына ызан сызу һәм карар проектлары, шулай ук линияле объектлар, су, газ үткәргечләр линияләр буенча карар проектлары эшләнгән.

Әйткәндәй, шәхси торак төзү (25 участок - 5 га), сәүдә нокталары төзү һәм эксплуатацияләү өчен 2 участок -0,2 га) гражОтчет җыелышларында Куелган планнарны үтәп даннарга җир участоклары бирү бу-енча, автосервиска, җитештерү базаларына 4 участокка документлар әзерләнеп тапшырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьянфермер хуҗа-лыкларының чәчү мәйданнары һәм терлекчелек өчен авыл хуҗалыгына караган җирләрне кадастр учетына кую дәвам итә. Әлеге эш ел саен, чәчү әйләнешенә карап, яңартылып тора. Электр көтүчесе корылмасын урнаштыру өчен шәхси хужалыклар, мал тотучылар көтүлекләр җирләрен кадастр учетына куюын дәвам итә. “М-7” яңа трассасында юл төзүчеләргә бар төр ярдәм һәм хезмәт күрсәтелә.

рдәм һәм хезмәт күрсәтелә. Предприятие тарафыннан авыл советы авыл биләмәләренең су үткәргеч системаларын, авылдагы урам юлларын кадастр учетына кую эше дәвам итә. Шулай ук шәхси хуҗалыклардагы йортларның яңасын һәм искесен тиз арада учетка бастыра, консультацияләр бирә.

Шуны да билгеләргә кирәк, предприятие коллективы материаль һәм финанс яктан кытлык кичерми – 2022 елны тотрыклы, яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. Салым һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары юк.

Коллектив - тотрыклы, биредә үз вазифа бурычларын намус белән башкаручылар тупланган. Мөһим сайлау кампанияләре чорында, шимбә өмәләрендә предприятие актив катнаша.

Әйткәндәй, директор урынбасары Вәзыйх Янгиров, баш белгеч Марат Бәхтизин, белгечләр Илнар Исламов, баш бухгалтер Рәмзилә Хәбетдинова, техник хезмәткәр Светлана Шакирова адресына тик мактау сүзләре әйтелде.

Җыелышта муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров катнашып, «Җир-кадастр бюросы» МУП ның эшчәнлеген уңай бәяләде, киңәштәкъдимнәрен җиткерде.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: