Маяк
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 март 2023, 13:33

Нәтиҗәләр куандырырлык

“Урал” җәмгыяте – районның продукция җитештерүдә һәм реализацияләүдә, хезмәт хакы түләүдә, төп фондларны ныгытуда тотрыклы эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе.

Нәтиҗәләр куандырырлык
Нәтиҗәләр куандырырлык

Җәмгыять эшчәннәре узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлап, нәтиҗәләрне анализлау, киләчәккә планнар билгеләү, алдынгыларны тәбрикләү максатында отчет җыелышы үткәрде. Җәмгыятьнең генераль директоры Елена Ибраһимова чыгышында билгеләвенчә, хуҗалыкта барлыгы 70 эшче исәпләнә. Аларга эш хакы ай саен тоткарлыксыз акчалата түләнеп барыла.

Әйтергә кирәк, хуҗалык банк кредитларыннан кулланмый, терлекчелек һәм басучылык тармаклары буенча ел дәвамында рентабельле эшләгән.

Басучылык тармагына килгәндә, бөртекле культуралар 2007 гектар мәйданда чәчелеп, алардан уртача 31 ц уңыш алынган, тулай җыем 62 мең 217 ц тәшкил иткән. Җәмгыять җитәкчелеге агымдагы чәчү компаниясендә сортлар яңартуга йөз тота. Бод айның Ульяновская, арпаның Тевкеч сортларын кертергә ниятлиләр. Орлыклар тупланган, ашламалар кайтарыла, ягулыкмайлау материалларын, запас частьләрне туплау өстендә эшлиләр.

Елның-елында терлекчелектә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешәләр, чөнки тармакны үстерү өчен хуҗалыкта тиешле мөмкинлекләр булдырылган. Нәсел эше үз югарылыгында оештырылып, шул рәвешле, ел саен 3-4 төркем тана әзерләнеп, һәрберсендә 50шәр баш бәйләнә. Узган чорда хезмәт нәтиҗәләренә килгәндә, барлыгы 30463ц тулай сөт җитештерелеп, ул һәр сыерга 6923 кг туры килә.

Бүгенге көндә кышлату уңышлы бара, җәмгыять буенча 9 тоннага якын сөт реализацияләнә. Күрсәткечләрне арттыруга сыер саву операторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә.

Ит җитештерүдә дә сынатмыйлар. Аның гомум күләме 1872 ц булып, һәр малдан 658 грамм уртача тәүлеклек артым алынган.

Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләүгә бәйле. Бу җәһәттән биредә ныклы азык запасы булдырылган – барлыгы 50 мең ц азык берәмлеге хәзерләнгән, ул һәр шартлы баш малга 36 ц туры килә.

Техника паркын яңартуга да игътибар бирелеп, барлыгы 33 млн. сумлык техника һәм тагылма инвентарьлар алынган.

Җыелышта җәмгыять директоры Роберт Ибраһимов, фикер алышуларда баш икътисадчы Лариса Ямалиева, баш инженер Роберт Латыйпов катнашты, нәтиҗәләр буенча анализ  ясады.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин үз чыгышында район күрсәткечләренә тукталды, ”Урал” җәмгыятенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм ферма мөдире Мирсәлих Кәримовка - Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтаеның, ындыр табагы мөдире Илүсә Галимәрдановага БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, хуҗалык уңганнары - терлекче Илдус Ямалиевка, бухгалтер Нурия Исламовага – муниципаль район хакимиятенең, бозау караучы Айсылу Харрасовага, янгыннан саклау начальнигы Әлтаф Вәлихановка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Шулай ук югары производство күрсәткечләренә ирешкән бер төркем алдынгылар акчалата премия белән бүләкләнде.

 

Нәтиҗәләр куандырырлык
Нәтиҗәләр куандырырлык
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: