Маяк
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 март 2023, 18:30

Хезмәте – республика горурлыгы

«Кеше, кайда гына эшләсә һәм яшәсә дә, барысы да үзеннән тора», ди бүгенге көндә Нуриман районы хакимияте башлыгы урынбасары авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы якташыбыз Глүс Флүс улы Сакаев

Хезмәте – республика горурлыгы
Хезмәте – республика горурлыгы

«Кеше, кайда гына эшләсә һәм яшәсә дә, барысы да үзеннән тора», ди бүгенге көндә Нуриман районы хакимияте башлыгы урынбасары авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы якташыбыз Глүс Флүс улы Сакаев. Игенчелек, тырышлары белән дан тоткан – Илешебезнең ямен, суы тәмен белеп үскән Глүс Сакаев бүген аягында нык басып торучы шәхес. Вак т белән исәпләшми, нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкарып чыгарга өйрәнгән ир узаманы бәләкәйдән үк басу-кырларын үз итеп үсә. Әти-әни үрнәге дә мөһим урын алып тора, әлбәттә. Әтисе Флүс Гайса улы- “Урал” колхозының алдынгы механизаторы, әнисе Флүрә Әхияр кызы шул ук колхозда сыер савучы булып эшләгән. Гади колхозчылар хезмәткә сөюне гаиләдәге биш балага үз үрнәкләрендә күрсәтеп тәрбияләгәннәр, яшәгәннәр.

 Глүс Флүс улының балачак хыялы тормышка аша. Рсай урта мәктәбен тәмамлагач, агроном һөнәре буенча авыл хуҗалыгы институтына юл ала. Имтиханнарын тапшыргач, бары тик бер балл җитмәве ачыклана. Үҗәт егет аптырап калмый, документларын рабфакка тапшыра. Ә инде бер елдан үзе теләгән факультетка укырга керә һәм биш ел үтүгә институтны уңышлы тәмамлап чыга. Шул ук дәвердә булачак тормыш иптәше, медицина училищесы талибы, Нуриман районы сылуы Рәмилә Шәмгол кызын очратып, тату гаилә корып җибәрәләр.

 Яшь белгечнең туган якларына кайтып эшлисе килә. Тик Илеш районында ул елны агроном өчен буш урын булмый. Аның урынына тормыш иптәшенең туган ягына юллама барлыгы ачыклана. Шулай итеп, язмышы аны Башкортстанның гүзәл төбәкләренең берсенә - Нуриман якларына алып Хезмәте – республика горурлыгы китә. Глүс Флүс улы “Баһау” колхозында баш агроном булып, Рәмилә Яңа Күл авылында өлкән шәфкать туташы булып хезмәт юлларын башлап җибәрәләр. Арытаба яңа үрләр.

 1 9 9 3 - 1 9 9 6 ел л а р д а Глүс Сакаев Нуриман районының җир реформасы һәм җир ресурслары комитетын җитәкли, куркынычсызлык техникасы буенча инженер, баш агроном, “Баһау” ис. колхоз идарәсе, авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе вазыйфасын башкара. 2002 елдан Яңа Күл авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп билгеләнә. Аның катнашлыгында биредә урта мәктәп бинасы төзелә. 2014 елдан муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Якташыбыз 19 ел җитәкче вазыйфаларны били, эшчәнлегендә уңышлары зур. Аның катнашлыгында Нуриман районында авыл хуҗалыгы секторына инвестицияләр җәлеп итү буенча эш алып барыла. Балыкчылык, кошчылык кебек төрләр барлыкка килә, яшелчә һәм җиләк культураларын үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшчәнлеге актив үсә.

 “Минемчә, тырышып хезмәт куйсаң, үз һөнәреңне яратсаң, нәтиҗәләр дә яхшы була. Агроном булу өчен иң тәүдә җирне, һөнәреңне яратырга һәм белемле булырга кирәк. Безнең эш вакыты сәгать белән чикләнмәгән. “Эш сәгатем тәмамланды”, дип өйгә кайтып китеп булмый”, - ди якташыбыз.

Әтисе эзләре буенча уллары Марсель дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Өйләнә. Киленнәре Гөлфия Габделәхәт кызы — Иске Күл мәктәбендә директор. Юлия һәм Алмаз исемле оныклары бар.

Узган ел ахырында Уфада республика агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Нуриман районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, Глүс Флүс улы Сакаев та бар иде. Агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа «БР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкләү тантанасы вакытында Республика Башлыгы Радий Хәбиров Глүс Флүс улының уңышлы эшчәнлеген югары бәяләп шуны ассызыклады: «Сезнең хезмәтегез – безнең республикабыз горурлыгы. Ул безнең ил өчен бик мөһим. Чөнки аның ярдәмендә, хәтта мондый авыр вакытларда да, без азык-төлек иминлегебезгә тулысынча ышанабыз, тыныч яши, үсә, төзи алабыз». Читтә яшәүче сәләтле райондашларыбыз уңышлары белән шулай сөендерә.

 

Зәлия Шәрхмуллина

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: