+17 °С
Болытлы
Язгы ташкыннарга әзер булу - бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Көтелмәгән хәлдә югалып калмас өчен кисәтү эшләре алып бару урынлы. Шул рәвешле, район оешма-предприятиеләренең әзерлеген тикшерү максатында чара үтте. Анда урындагы оешма-предприятиеләр үзләренең техникаларын күрсәтте, язгы ташкын чорында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында аларның әзерлекләре тикшерелде.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашты.