Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 март 2023, 12:00

Эшчәнлеккә уңай бәя бирелде

Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак җитәкчелегендә  Башкортстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре эш визиты белән районга килде

Эшчәнлеккә уңай бәя бирелде
Эшчәнлеккә уңай бәя бирелде

Кунаклар «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда булып, яңа объектлар төзелеше барышы белән танышты. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеен карадылар, һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Арытаба кунаклар мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасы кысаларында тулысынча яңартылган Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәптә уку сыйныфларын, спорт залын, ашханәне, актлар залын карады. Шулай ук Балалар иҗат үзәге эше белән танышты, Түбән Яркәйдәге биологик чистарту корылмаларында һәм Куйбышев ис. кооперативның 1200 баш малга исәпләнгән сөт комплексында булды һәм һәр объектның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: