Маяк
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 март 2023, 10:00

Планлы рәвештә бара

“Агроил” муниципаль унитар предприятиесенең төп бурычы – яшәгән территорияне төзекләндерү буенча төрле юнәлештә хезмәт күрсәтү

Планлы рәвештә бара
Планлы рәвештә бара

“Агроил” муниципаль унитар предприятиесенең төп бурычы – яшәгән территорияне төзекләндерү буенча төрле юнәлештә хезмәт күрсәтү. Атап әйткәндә, авыл советы авыл биләмәләре территориясендә урнашкан үләт базларын карау, җыештыру, юлларны кыш көнендә кардан тазарту, грейдерлау, тигезләү, аларга ком-таш түшәү, су үткәргеч траншеялар казу, җәй көннәрендә чүп үләннәрен чабу. Әлеге чаралар авыл сове-ты авыл биләмәләре хакимиятләре заявкалары буенча тормышка ашырыла. Атап әйткәндә, Яркәй, Йонны, Ябалак, Череккүл авыл советы авыл биләмәләрендә күләмле эшләр башкарылды. Районда 21 үләт базларын тоту буенча тиешле чаралар күрелде. “КО-505Б” ассенизация машинасы белән хезмәтләр күрсәтелде. Бүгенге көндә төп эшебез – муниципаль юлларны кардан чистарту.

Әйтергә  кирәк, әлеге эшләрне башкару өчен “КУН-10”, чапкыч белән комплектланган алты “МТЗ-82.1”, бер «ДТ-75» тракторы, ике автогрейдер, “ЭО-2626” экскаваторы, өч «КамАЗ» автомашинасы, заманча җитештерүчәнле ХТЗ (“Т-150К-09”) тракторы, “LONKING LG833N” төяүгеч, “КО-505Б” вакуум машинасы бар.

Предприятие 19 кешене - механизаторларны, механик, урам җыештыручыларны берләштерә. Тотрыклы эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Техника төзек хәлдә, төзекләндерелгән гараж бар. Хезмәт хакы вакытында түләнә, хезмәткәрләргә медицина тикшерүе үткәрелә. 2023 елга районны төзекләндерү буенча тендерларда катнашу планлаштырыла.

 Барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны бәйрәмебез белән котлыйм, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: