Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2023, 14:49

Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары

Район хуҗалыкларында язгы басу эшләренең соңгы гектарларына нигез салына

Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары

Район хуҗалыкларында язгы басу эшләренең соңгы гектарларына нигез салына. Җылы һәм коры көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, мөһим кампанияне тиешле агротехник срокларда башкарып чыгу өчен бар көчен сала авыл уңганнары.

М.Гәрәев ис. кооператив хезмәтчәннәре әлеге мөһим кампаниягә яхшы әзерлек белән килеп, аны ырамлы гына башлап җибәреп, бөртеклеләргә нигез салуны төгәлләгәннәр. Алар чын, мәгънәсендә, көннетөнгә ялгап эшләп, һәр тарафта чәмле хезмәт кайнап торды. Монда хуҗалык идарәсенең ныклы контроле, белгечләрнең басудагыларга якын ярдәме, игенчеләрнең тырышлыгы сизелә.

Ленир Гәрәев, Илгиз Мирсаяпов, Ришат Гаянов, Марат Хәсәншин, Рәфис Дәүләтов, Рәфис Мостафин һ.б. фидакарь хезмәте белән дым каплатуны уңышлы төгәлләгән. Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче сортлар игеләчәк. Һәр гектарына тәэсир итүче матдә исәбеннән 80 килограмм минераль ашлама кертелгән.

Культивацияләүдә уңган механизаторлар Марат Хәсәншин, Рәфис Мостафин, Рәфис Дәүләтов өлгерлек күрсәткән. Агымдагы елда арпа 903 гектар мәйданны били. Аның Памяти Чепелева -  сортына нигез салынган. Борчак 100 гектар мәйданга чәчелеп, Памяти Попова, Салават сортларына өстенлек биргәннәрНәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары сортына нигез салынган. Борчак 100 гектар мәйданга чәчелеп, Памяти Попова, Салават сортларына өстенлек биргәннәр. Шулай ук 364 гектарда берьеллык үлән үстерелә.

Чәчүдә 4 агрегат җитештерүчәнле эшләп, көненә 300 гектардан артык мәйданга уңыш салынган. Кооператив уңганнары бодайны 1868 гектар мәйданда чәчеп, аның Нерда, Архат сортлары игелә. Бодай чәчүдә орлык ташучы водительләр Раил Сәлихов, Радик Яхин, Ирек Сәмигуллин, Фәнил Закирҗанов үз бурычларын намуслы башкарган.

-Язгы кыр эшләренә көздән үк әзерлек алып бардык, - ди кооперативның баш агрономы Ришат Баһманов.- Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланды. Шуны да билгеләү мөһим: кыр эшләренең беренче көннәреннән үк үзара ярыш оештыруга, җитештерүчәнле эшләтү өчен тиешле шартлар тудыру хәстәрлеге күрелде. Шулай ук көненә ике тапкыр туклану оештырылып, Шамил Шәрипов, Рамил Вәлиев, Данил Нурлыгаянов поварлар пешергән тәмле ризыкларны, кайнар ашларны басуга алып барып, игенчеләрне сыйлады.

Менә шулай, һәрвакыттагыча, чәчү кампаниясендә яхшы һәм нәтиҗәле эшчәнлек үрнәге күрсәтте М.Гәрәев ис. кооператив уңганнары. Аларның тәүлек әйләнәсенә башкарган фидакарь хезмәтләре көзен келәт тулы ашлык булып кайтыр, дип ышанасы килә.

 

Лира Гәрәева

 

Фотода Авыл уңганнары (сулдан уңга) Әлфир Харисов белән Илгизәр Маннанов, Ленир Гәрәев, Фәвис Латыйпов, Ирек Сәмигуллин, Илгиз Мирсаяпов, Илшат Гыйльданов

Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә кыр батырлары
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: