Маяк
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2023, 10:51

Һәрвакыт тырыш хезмәттә

Игенчеләр өчен язгы чәчү беркайчан да җиңелләрдән булмады

Һәрвакыт тырыш хезмәттә
Һәрвакыт тырыш хезмәттә

Игенчеләр өчен язгы чәчү беркайчан да җиңелләрдән булмады. Авыл хуҗалыгында мәшәкатьләр һәрвакытта җитәрлек – бу техника, орлыклар әзерләү, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү.

Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора. Аны сайлаган вакытта дымның җитәрлек дәрәҗәдә булуын гына түгел, үсү вакытының дәвамлылыгын да, бөртеклеләрнең авыруларга һәм корткычларга бирешмәүчәнлеген дә исәпкә алырга кирәк. Игенчеләр язгы көннең ел туйдыруын белгәнлектән, тиешле вакытка сыешырга тырыша. Быел яз иртә килү сәбәпле, чәчү эшләре дә иртә башланып, ул тәмамлану алдында.

“Мир” җәмгыяте басукырларында барлыгы 6200 гектардан артык мәйданда чәчүлек җир исәпләнә, бүгенгә иртә бөртекле культураларга нигез салу төгәл ләнеп, басуларда кукуруз чәчелә.

-Иштирәк һәм Яңа Күктау бригадаларында кукуруз чәчүдә «ТСМ» чәчкече тагылган «YТО» тракторында Илфак Калкаманов, азотлы ашлама, орлык ташуда Артур Нәсруллин, Илсур Шәемов өлгерлек күрсәтә. Карабаш басуында 300 гектар мәйданда рапс чәчелде. Механизатор Фларис Закиров -чәчүдә, шоферлар Илгиз Галиуллин, Илнар Гафаров ашлык-орлык ташуда, ярдәмчеләре Әмин Кәримов, Альфред Тимершәехов, Тәвис Сәлимов, Рәсих Сәфиуллин, Илназ Әхмәтҗанов, Тимерҗан Садертдинов эш барышын тизләтә, - ди хуҗалыкның баш агрономы Айдар Сабиров. - Беррәттән, Карабаштагы басуда берьеллык үләнгә нигез салынды. Механизатор Салават Габдрахманов эшне тиз тотты. Җир куенына салынган орлыклар мул уңыш бирсен, дигән теләктә йөри игенчеләр.

 

Гүзәл Фәтхуллина. Чулпан Зарипова фотолары

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: