Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2023, 15:00

Мул продукция алуга йөз тотып

Җәй - терлекчелек продуктлары җитештерүнең бай һәм җаваплы чоры. 

Мул продукция алуга йөз тотып
Мул продукция алуга йөз тотып

Җәй - терлекчелек продуктлары җитештерүнең бай һәм җаваплы чоры. Җылы кояшлы көн һәм яшел сусыл үләннәр савымны арттырырга ярдәм итә. Район хуҗалыкларында савымны һәм җәйге көтүлекләрдә сөт җитештерүне арттыру өчен шартлар һәм мөмкинлекләр бар.

Бүгенге көнгә барлык хуҗалыкларда җәйге чорга әзерлек буенча үзара тикшерүләр тәмамланып, мөгезле эре терлекләрне көтүлекләргә күчерү бара.

Куйбышевлылар районда беренчеләрдән булып терлекләрен җәйге лагерьга күчерде. Рационга аерым игътибар бирелә. Һәр баш савым сыерына, табигый яшел үләннән башка, 5 килограмм исәбеннән фураж һәм монокорм (печән, сенаж һәм силос) бирелә.

- Түбән Череккүлдәге көтүлектә 440 баш терлек көтелә. Шулай ук 170 баш тана көтүе аерым лагерьда урнашкан, - дип сөйли 24 елдан артык ферма мөдире булып эшләүче Фәвил Кадыйров. –Бездә Айршир токымлы маллар асрала. Мондый сыерларның сөте майлы һәм тәмле. Иртәнге савым тә -мамлану белән көтүчеләр Әлфир Вахитов, Фидан Тимуров, Илдар Сәйфуллин, Илшат Бикмөхәммәтов малларны көтүлеккә алып чыгып китә. Шуннан кичке савымга гына кайта терлекләр. Таналарны Илгиз Тимеров карый. Маллар туя ашатылсын өчен төнге көтүне дә оештырдык, шул рәвешле, алар караңгы төшкәнче кырда була. Хәзер яшел үләннең сөт өчен иң файдалы чагы бит.

Җәйге лагерьга күченү җиңел эш түгел - биредә утарларны чистартканнар, коймаларын рәтләгәннәр, насосларын җайлап сөт блогына һәм терлекләр алдына су китерүне кайгыртканнар. Биредә аппаратларны юар өчен кайнар суы агып тора, сөт блогында бар да тәртиптә, сыер савучылар өчен ял итү бүлмәсе дә җиһазландырылган, яшь бозаулар блогы да янәшәдә генә. Алары да бирегә күчерелгән.

Бүгенге көндә фермада тулаем савым якынча 20 центнер тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югары сортлы сөтнең майлылыгы - 4,3 проц. ә аксымның масса өлеше 3,2 проц. тәшкил итә.

Продукция арттыруда уңган, тырыш савучыларның фидакарь хезмәте ята. Ферма буенча беренче урында Гөлирә Шәйморатова бара. Оксана Сәфиуллина, Элиза Сәйфуллина, Дилбәр Шәрәфетдинова, Вәсимә Шаһиева да бер-берсе белән ярышып эшли. Бердәм, тырыш коллективта шулай ук учетчы Альмира Рахманова, оператор Рәмил Хәмидуллин гомум уңышка лаеклы өлеш кертә.

Гомумән, биредә мул продукция җитештерү өчен бар уңайлыклар тудырылган. Бары тик һәркемнең ныклы тәртибе, намуслы, тырышып эшләве генә кирәк.

 

Гүзәл Фәтхуллина. Чулпан Зарипова фотолары.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: